Ул – Аллаһ җир вә күкләр вә җир белән күкләр арасында булган нәрсәләрнең Раббысы, Аңа гыйбадәт кыл һәм Аның гыйбадәтенә сабыр ит, чыда! Әйә син беләсеңме Аллаһ белән бер исемнәрдә булган берәр затның барлыгын? Әлбәттә юк! (65) Кабердән терелеп кубарылачакны инкяр иткән ахмак әйтер: "Үлеп күмелеп черегәннән соң яңадан терелеп кабердән чыгармынмы?" (66) Әйә ул кеше уйлап карамыймы? Моннан элек Без аны халык кылдык, ул вакытта ул һич нәрсә түгел иде, шуны белмиме? (67) Раббың илә ант итеп әйтәмен, әлбәттә, Без аларны кабердән кубарырбыз, дәхи алар белән бергә шайтаннарны да кубарырбыз, соңра тезелгәннәре хәлдә җәһәннәм әйләнәсенә китерербез. (68) Соңра һәрбер мәзһәбтән аерырбыз Аллаһуга катырак каршы булганнарын. (69) Соңра каты газапка керергә тиешле булганнарын Без, әлбәттә, белүчерәкбез. (70) Сездән һәрберегез ул җәһәннәмгә килмичә калмас, сезнең аңда килүегез Раббыгызның үз хөкеме илә үзенә лязем булды ки, аны эшләми калдырмас. (71) Соңра тәкъва мөэминнәрне ул җәһәннәмнән коткарырбыз, вә Коръән белән гамәл кылмаган залимнәрне тезләнгән хәлләрендә ул җәһәннәмдә калдырырбыз. (72) Дөньяда вакытта аларга Безнең һәр нәрсәне бәян итүче аятьләребез укылса, кәферләр мөэминнәргә әйтәләр: "Мөэмин белән кәфернең тора торган урын йөзеннән кайсысының урыны хәерлерәк, вә кавем җыела торган урын йөзеннән яхшыракдыр?" (73) Бу кәферләрдән элек күпме кәферләрне һәлак иттек, алар мал вә җиһаз җәһеттән артык һәм күренештә чибәррәк иделәр. (74) Әйт: "Берәү хактан адашуда булса, сынамак өчен Аллаһ аңа озын гомер биргән булыр. Хәтта әгәр вәгъдә ителгән ґәзабны күрсәләр, яки дөньяда мөселманнар аларны җиңеп, үтермәк вә әсир алмак ґәзабы ирешсә, яки кыямәттә җәһәннәмгә керәчәкләрен күрсәләр, шул вакытта белерләр урын йөзеннән кайсы фирканең урыны кабахәтрәк, ягъни җәһәннәм кемгә тиешле икәнен һәм кайсы фирканең гаскәре зәгыйфьрәк икәнен." (75) Аллаһ, Коръән белән гамәл кылып һидәяттә булган мөэминнәрнең һидәятен арттырыр. Изге гамәл мәңге калучыдыр, ул изге гамәл сәваб йөзеннән Раббың хозурында хәерлерәк вә ахырда кайтмак йөзеннән хәерлерәктер. (76)