Без Аңа җир өстендә һәрнәрсәдән файдаланырга мөмкинлек бирдек вә аңа җир өстендә тизлек белән йөри торган сәбәпне бирдек һәм һәр эшнең сәбәбен бирдек. (84) Һәм җир өстендә йөрү сәбәбенә иярде. (85) Сәбәп белән кояш бата торган таманга иреште, кояшның балчыклы чишмәгә батканын күрде, вә кояш баткан таманда бер кавемне тапты. Без әйттек: "Ий Зүл-карнәен, теләсәң ул кавемне имансыз булганнары өчен ґәзаб кыл, вә теләсәң аларга яхшылык итеп шәригатьне өйрәт". (86) Зүл-карнәен әйтте: "Әмма иман китермичә үзенә золым кылган кешене, әлбәттә, Без аны үтермәк белән газап кылырбыз, соңра Раббысына хөкемгә кайтарылыр, һәм Раббысы аны бик яман каты ґәзаб белән ґәзаб кыйлыр. (87) Әмма берәү иман китереп изге гамәлләр кылса, әлбәттә, аңа изге җәза яхшылык булыр, вә әмерләребездән җиңел булганын аңа әмер итәрбез". (88) Соңра Зүл-карнәен мәшрыйкка ирештерә торган сәбәпкә иярде. (89) Хәтта кояш чыга торган таманга иреште, вә ул җирдә кавемне тапты, өсләренә кояш чыгадыр кояш кызулыгыннан сакланырга Без аларга пәрдә ягъни күләгә кылмадык. (90) Зүл-карнәенне мәшрыйкка ирештерүе дә мәгърибкә ирештерүе кебидер. Зул-карнәен кулында булган гаскәр, корал вә башка нәрсәләрне белем белән ихата кылдык. (91) Соңра янә алып барып җиткерә торган сәбәпкә иярде. (92) Хәтта ике тау арасына ирешкәндә шул ике тау алдында бер төрле кавемгә юлыкты, ул кавем белән бик авырлык илә генә аңлаштылар. (93) Алар әйттеләр: "Ий Зүл-карнәен, шушы ике тау арасында яшәгән Йәэҗүҗ вә Мәэҗүҗ кавеме җир өстендә төрле фәсәдләрне кылалар, безгә зарар ирештерәләр, алар белән безнең уртабызга, шушы ике тау арасына бөек дивар (плотина) корсаң, без сиңа хезмәт хакын түләр идек". (94) Зүл-карнәен әйтте: "Раббым миңа биргән гыйлем хикмәте сез бирә торган малдан хәерлерәктер, сездән мал алмыйм, миңа фәкать кул көче белән ярдәм итәрсез, Аллаһ ризасы өчен мин сезнең белән алар арасына тау кеби койма ясап бирермен. (95) Инде миңа иске тимер кисәкләрен китерегез! Ике тау арасына тимерләрне утыннар белән аралаштырып, тау биеклегендә өйделәр, инде яндырып утыннарның көлен очырыгыз диде. Хәтта утыннар каты янып тимерләр эреп ут кеби булгач әйтте: "Миңа эрегән бакыр китерегез эрегән тимер өстенә коярмын". (96) Йәэҗүҗ, Мәэҗүҗ бу дивардан чыгарга кадир булмаслар вә тимер илә бакырдан ясалуы өчен аны тишеп чыгарга да көчләре җитмәс. (97)