Хозыр г-м әйтте: "Әйә мин сиңа әйтмәдемме минем белән йөрергә чыдамлыгың җитмәс, дип". (75) Муса г-м әйтте: "Әгәр моннан соң янә синнән бер нәрсәне сорасам, ул вакытта мине юлдаш кылмассың, тәхкыйк минем тарафтан булган гозерләрне тыңлап чигенә җиткердең, моннан соң гозер күрсәтергә хәлем калмады". (76) Һәм икәү юлларына киттеләр, хәтта бер шәһәргә җиттеләр, шәһәр кешеләреннән ашарга сорадылар, шәһәр кешеләре аларны кунак итеп ашатудан баш тарттылар, ашатмадылар. Алар шәһәрдә бер койма таптылар, ул койма егылырга якынлашкан иде, Хозер г-м ул койманы кулы белән турайтып куйды. Муса г-м әйтте: "Әгәр син теләсәң бу хезмәтең өчен хак алган булыр идең, шуңа ашарга алган булыр идек". (77) Хозер г-м әйтте: "Бу вакыт бер-беребездән аерылмак вакытыдыр. Мин эшләгән эшләргә каршы дәшмичә торырга чыдамлыгың җитмәгән нәрсәләрнең тәэвилен хәзер сиңа бәян кылырмын". (78) Әмма мин тишкән көймә суда кәсеп итә торган мескеннәрнеке иде. Мин бу көймә мескеннәрнең үзләренә калсын өчен аны гаепләргә теләдем, чөнки аларның артында залим патша бар, һәр яхшы көймәләрне талап аладыр. (79) Әмма мин үтергән бала имансыз булып, ата-аналары мөэминнәр иде, без курыктык, ул бала үзенең азгынлыгы белән ата-анасына авырлык һәм кайгы китерер дип. (80) Без теләдек Раббылары ул бала урнына хәерлерәк вә пакь булган һәм мәрхәмәтлектә ата-анасына якынрак балага алмаштыруын. (81) Әмма мин турайткан койма шәһәрдә ике ятим баланыкы иде, ул койма астында ятимнәр өчен яшергән мал бар иде, вә аларның аталары изге кеше иде, синең, Раббың теләде, ул ике ятимнең үсеп гакыллы булуларын һәм үсеп җиткәч малларын чыгарып алуларын, шуның өчен коймаларын турайтуым аларга Раббыңнан рәхмәттер. Ий Муса, бу эшләрне мин үзлегемнән эшләмәдем, мәгәр Аллаһ әмере белән эшләдем. Ошбу сиңа бәян кыйлган нәрсәләр синең дәшми торырга сабырлыгың җитмәгән нәрсәләрнең тәэвиледер. (82) Ий Мухәммәд г-м, синнән Зүл-карнәен хәленнән сорыйлар. Әйт: "Мин сезгә аның хәленнән хәбәр бирермен". (83)