Кешеләр вәгазьләнсеннәр өчен бу Коръәндә һәрнәрсәгә мисал бәян кылдык. Явыз инсан күп мәсьәләдә батылны яклап хакка каршы ызгышыр булды. (54) Аллаһудан һидәятне күрсәтүче Коръән килгәннән соң кешеләрне иман китерүдән һәм тәүбә итеп Раббыларыннан гафу сораудан нәрсә тыя, һичнәрсә тыймый, мәгәр аларга әүвәлгеләрне һәлак итүдә кылган гадәтебезнең килүе яки аларга күренеп килә торган ґәзаб тыя, ягъни алар һәлак итә торган ґәзабны күрмичә иман китерәчәк түгелләр. (55) Без пәйгамбәрләрне фәкать Аллаһуга итагать иткән мөэминнәрне шатландырсыннар вә Аллаһуга итагать итмәгән динсезләрне җәһәннәм ґәзабы белән куркытсыннар өчен генә җибәрәбез. Вә кәферләр батылны яклап ызгышырлар Коръәнне ялганга чыгарулары өчен, һәм алар Безнең аятьләребезне вә җәһәннәм ґәзабы белән куркытылуларын уенга саныйлар. (56) Раббысының вәгазьләре белән вәгазьләнеп тә аннан баш тарткан кешедән дә залимрәк кеше булырмы, ул үзе эшләгән явыз эшләрен онытты. Инде аңламасыннар өчен күңелләренә пәрдә кылдык вә хак сүзне ишетмәсеннәр өчен колакларын саңгыраулы кылдык. Әгәр син аларны һидәяткә чакырсаң, мәңге һидәяткә күнелмәсләр. (57) Синең Раббың гөнаһларны ярлыкаучы вә рәхмәт ияседер, әгәр эшләгән гөнаһлары өчен аларны ґәзаб белән тотарга теләсә иде, әлбәттә, дөньяда ук ашыктырып ґәзаб бирер иде. Бәлки аларны ґәзаб итәр өчен вәгъдә ителгән кыямәт көне бардыр, вә алар Аллаһудан башка качачак урын һич тә тапмаслар. (58) Вә һәлак булган шәһәрләрне Без һәлак иттек, золым итүләре сәбәпле, вә аларның һәлак булуы өчен билгеле вакыт кылдык. (59) Муса г-м хезмәтчесе Юшәгъга әйтте: "Әлбәттә, туктамыйча китәрмен ике диңгезнең кушылган җиренә барып җиткәнче, яки туктамыйча озын заман китәрмен." (60) Ике диңгез кушылган җиргә килгәч, балыкларын онытып киттеләр, һәм юлда ашарга дип алган кипкән балыклары терелеп, суны ярып, диңгезгә карап китте. (61)