Көферләр сезгә каршы сугыш башласалар кайда очыратсагыз шунда үтерегез аларны һәм аларны өйләреннән чыгарыгыз, алар сезне чыгарган кеби, ягъни алар сезгә нинди золым кылсалар, сез дә аларга шулай җавап бирегез. Кәферләр мәсҗид Хәрам янында сезгә каршы сугыш башламасалар һәм сезне үтермәсәләр аларны аңда үтермәгез. Әгәр үзләре мәсҗид Хәрам тирәсендә сезгә каршы сугыш башласалар, ул вакытта аларны үтерегез! Көферләрнең һәм мөшрикләрнең җәзасы шулдыр. (191) Әгәр ул мөшрикләр, сугыштан туктап, ислам динен кабул итсәләр, Аллаһ, әлбәттә, ярлыкаучы һәм рәхимле. (192) Көферләрне һәм мөшрикләрне үтерегез җир өстендә фетнә беткәнгә чаклы һәм җир өстендә Аллаһ дине – ислам гына калганга чаклы. Әгәр көферлекне ташлап, исламга керсәләр, аларга дошманлык күрсәтү юк, мәгәр Коръән юлына кермәгән залимнәргә дошман булу һәм аларны үтерү дөрес. (193) Хәрам булган ай – хәрам булган ай бәрабәренәдер. Ягъни Мәккә мөшрикләре үткән елда хәрам булган Зүлкагьдә аенда һөҗум ясап, сезне Мәккә шәһәренә мәсҗид Хәрамга кертмәделәр, шуңа җавап итеп, сез бу елда Мәккә шәһәренә басып кердегез. Сугышырга хәрам булган айлар, икенче хәрам булган айларга алмаш буладыр. Берәр залим золым итеп сугыш башласа, яки сезне үтерсә, йә йортыгыздан чыгарса, алардан үч алыгыз алар сезгә золым иткән хәтле золым итү белән! Ий мөэминнәр! Аллаһудан куркыгыз, Аның, хөкемнәренә хыйлаф эш кылудан сакланыгыз! Яхшы белегез, дөреслектә, Аллаһ гөнаһтан сакланучылар белән бергәдер. (194) Аллаһ ризалыгы өчен Ул күрсәткән урыннарга малларыгыздан садака бирегез! Дәхи изгелек итегез, Аллаһ изгеләрне сөя. (195) Фарыз һәм нәфел хаҗны үтәргә ниятләсәгез, икесен дә Аллаһ ризалыгы өчен шартларын җиткереп үтәгез! Хаҗ сәфәренә чыккач чирләп яки башка гозер белән Мәккә шәһәренә барып җитә аямасагыз, кулыгыздагы корбанлыкны хаҗиләргә биреп җибәрегез, корбанлыклар бугазланачак көнне сезнең өчен бугазларлар. Хаҗиләр артыннан җибәргән корбанлыгыгыз урынына җитеп бугазланмыйча башларыгыздан чәчләрегезне алмагыз, корбанлыкларыгыз бугазлангач чәчләрегезне алу рөхсәт. Хаҗ гамәлләрен үтәгәндә сездән берегез сырхау булса яки башында рәнҗү булса, йә бетләсә – ул вакытта хаҗ гамәлләре тәмам булмаса да, чәчен алдырыр, ләкин вакытсыз чәчен алдырганы өчен фидия лязем булыр: садака бирү яки рузә тоту йә корбан чалу. Сырхаудан һәм башка гозерләрдән имин булган хәлдә фарыз хаҗга чаклы нәфел хаҗ "гомрә"не үтәп ихрамнан чыкса, аңа корбан бугазлау лязем булыр. Әгәр корбанлык тапмаса, хаҗ гамәлләрен үтәгән көннәрдә өч көн рузә тотмак, өйгә кайткач янә җиде көн тотмак лязем булыр. Барчасы бергә ун көн. Югарыда күрсәтелгән хөкемнәр өй җәмәгате мәсҗид Хәрамда булмаган хаҗиләр өчен. Аллаһудан куркыгыз, хаҗ тәртипләрен бозудан сакланыгыз! Вә яхшы белегез: Аллаһ каты ґәзаб белән үч алучы! (196)