Аллаһуга, Коръәнгә ышанмаган көферләрне Аллаһ ґәзабы белән куркытсаң да, куркытмасаң да бертигез, һич иман китермәсләр. (6) Аллаһу тәгалә көферләрнең күңелләренә аңламаулык, колакларына ишетмәүлек, күзләренә күрмәүлек пәрдәсен корды һәм аларга ахирәттә олугъ ґәзаб булыр. (7) Мөселманнар арасында монафикълар да бар, алар Аллаһуга һәм ахирәт көненә ышандык диләр, ләкин үзләре ышанучы түгелләр. (8) Ул монафикълар Аллаһуны һәм мөселманнарны алдамакчы булалар, ләкин һич алдый алмаслар, фәкать үзләрен алдыйлар, шуны сизмиләр. (9) Аларның күңелләрендә Аллаһуга каршылык чире бар, Аллаһ аларның каршылык чирләрен арттырды, вә аларга ахирәттә рәнҗеткүче ґәзабдыр, ялган сөйләгәннәре өчен. (10) Җир өстендә фетнә чыгарып, кешеләр арасын бозмагыз диелсә аларга, юк без бозмыйбыз, бәлки төзәтәбез, диләр. (11) Аң булыгыз! Шул монафикълар кешеләр арасын бозып, җир өстендә фәсәд кылучылар, ләкин шуны үзләре сизмиләр. (12) Әгәр аларга: "Саф гакыллы кешеләр ышанган кебек сез дә саф күңел белән ышаныгыз", – диелсә, алар: "Без ахмаклар ышанган кебек ышаныйкмы", – диләр, аң булыгыз! Әлбәттә, алар үзләре ахмаклар, ләкин белмиләр. (13) Ул монафикълар мөселманнарга очрасалар: "Без иман китердек, сезнең белән бергәбез", – диләр, әгәр үзләренең шайтан дуслары белән калсалар: "Без, әлбәттә, сезнең белән бергәбез һәм сезнең белән берлектә мөселманнарны мәсхәрә кылучыбыз", – диләр. (14) Аллаһ аларны үзләрен каты мәсхәрә кылыр һәм аларны адашу юлында калдырыр, хак юлны таба алмыйча, хәйран булып йөрерләр. (15) Шул монафикълар туры юлны ташлап, адашу юлын алдылар. Аларга бозык сәүдәләре уңыш һәм файда бирмәде, һәм алар туры юлга күнелүче дә булмадылар. (16)