Мал һәм балалар дөнья тереклегенең зиннәтләредер, әмма мәңге калачак нәрсә изге гамәлләрдер, ул изге гамәлләр Раббың хозурында дөнья малыннан һәм балалардан хәерлерәктер, нигъмәт йөзеннән һәм кешенең өмет иткән нәрсәсенең яхшырагыдыр. (46) Кыямәт көнендә тауларны җир белән күк арасында очырып йөртербез вә син ул көндә җирне, тау, таш, урман булмаганы хәлдә ялангач күрерсең, вә ул көндә барча кешеләрне кубарырбыз, кубармыйча һичкемне калдырмабыз. (47) Кубарылгач, саф-саф итеп Раббыңа тапшырылырлар. Тәхкыйк хозурымызга килдегез әүвәлдә халык кылганыбыз кеби, ялангач хәлегездә, бәлки сез уйладыгыз каберләрегездән кубарырбыз дигән вәгъдәбездә тормабыз, дип. (48) Ул көндә һәркемнең гамәл дәфтәре алдына куелыр вә гөнаһлы кешеләрне дәфтәрләренә язылган гөнаһларыннан куркучы күрерсең һәм әйтерләр: "Безгә һәлакәтлек килде, ни булды бу дәфтәргә, гөнаһларыбызның кечкенәсен дә, зурысын да калдырмаган, мәгәр барын да санаган, язган", – дип. Вә кылган эшләренең җәзасын хәзерләнеп куелган табарлар. Раббың һичкемгә золым итмәс. (49) Менә Без фәрештәләргә әйттек: "Адәмгә сәҗдә кылыгыз!" Һәм сәҗдә кылдылар, мәгәр Иблис сәҗдә кылмады, ул җеннән иде, Раббысының әмереннән чыкты. Әйә сез Адәм балалары, Минем урныма ул Иблисне вә аның нәселен дус тотарсызмы? Бит алар сезгә дошманнардыр. Залимнәр өчен ни яман алмаштыру булды Аллаһуга итагать итүне Иблискә итагать итү белән. (50) Мин җир вә күкләрне халык кылганда Иблисне вә аның балаларыны ярдәмгә хазир итмәдем һәм үзләрен яратканда да хазир итмәдем вә хак диннән адаштыручыларны үземә ярдәмче итеп алмадым. (51) Ул көндә Аллаһ мөшрикләргә әйтер: "Миңа шәрик кылган сынымнарыгызны чакырыгыз". Һәм алар сынымнарын ярдәмгә чакырдылар, ләкин сынымнар кабул итмәделәр вә мөшрикләр илә сынымнар арасына җәһәннәм бер чокыр кылдык шунда төшеп һәлак булырлар. (52) Гөнаһлы кешеләр утны күргәч, әлбәттә, белерләр анда төшәчәкләрен вә ул уттан котылып барачак җир тапмаслар. (53)