Сабыр кыл, нәфесеңне авызлыклап тезгенен таза тот, Аллаһуны зекер ит, иртә-кич ялварып Раббиларына дога кылучылар белән бергә ул мөселманнар Раббыларының ризалыгын эстиләр, вә ул фәкыйрь мөселманнардан күзләреңне читкә бормагыл дөньяның байлыгын вә зиннәтен эстәгәнең хәлдә, вә һәм Без Коръән тәрбиясеннән күңелен гафил буш кылган кешегә итагать итмә, аңа иярмә, чөнки ул кеше нәфес һавасына ияреп азды вә ул азган кешенең эше хакны аркасына ыргыту булды. (28) Янә әйт: "Ий кешеләр! Ошбу Коръән Раббыгыздан килгән хак сүзләрдер, туры юл вә гадел хөкемнәрдер, теләгән кеше Коръән белән гамәл кылып мөэмин булсын вә теләгән кеше Коръән белән гамәл кылмасын да кәфер булсын! Коръән белән гамәл кылмыйча үзләренә золым иткән имансызларга Без ут хәзерләдек, аларны утның ялкыны вә төтене чолгап алыр, әгәр эчәселәре килеп интексәләр, эчерелер аларга кайнарлыкта эрегән бакыр кеби сасы эрен суы, ул су бик каты кайнарлыктан, эчкәндә йөзләрен көйдерер, ул нинди кабахәт эчемлектер вә ул урын нинди кабахәт урындыр. (29) Тәхкыйк гакыллы кешеләр иман китерделәр һәм Коръән юлы белән изге гамәлләр кылдылар, әлбәттә, Без изгелекне күркәмрәк итеп кылучының әҗерен җуймыйбыз. (30) Ул мөэминнәргә мәңгелек җәннәтләр булыр, җимеш агачлары астыннан татлы елгалар агадыр вә алар анда алтын беләзекләр белән зиннәтләнерләр вә яшел төстә калын һәм нечкә атластан, парчадан кием киярләр вә яхшы диваннарга утырып хозурланырлар, җәннәт нигъмәтләре ни хуш нигъмәтләр, вә җәннәтләр алар өчен ни күркәм урындыр. (31) Мөэминнәр илә кәферләргә ике ирне мисал китер: "Ул ике ирнең берсенә ике йөзем бакчасын бирдек вә ул ике бакчаны хөрмә агачлары белән әйләндердек, вә ул ике бакча арасында игеннәр үстердек. (32) Ул ике бакча мул уңыш бирде, җимешләреннән һичнәрсә кимемәде вә ул ике бакчаның уртасыннан елга агыздык. (33) Янә ул ике бакча иясенең бакчадан башка да малы бар иде, мактанып иптәшенә әйтте: "Минем малым синекеннән күбрәк һәм балаларымның күплеге белән дә синнән куәтлерәкмен". (34)