Янә араларыннан берсе әйтте: "Имансыз кавемегездән аерылгач Аллаһудан башкага гыйбадәт кылмас булсагыз, кире тау тишегенә керегез! Аллаһ үз рәхмәтеннән сезгә дөнья, ахирәт киңлек бирер һәм эшләрегездә җиңеллек белән ризыкны мөйәссәр итәр". (16) Әгәр син аларның яткан тишекләрен күрсәң иде, кояш тау тишегенең уң тарафыннан үтеп, аларга кояш төшмәс табар идең, вә әгәр кояш батканда аларны сул тарафта калдырып, янә өсләренә төшмәс табар идең вә алар тау тишегенең киң җирендәләр, һава күп йөрер. Ошбу зекер ителгән тау тишеге ияләренең вакыйгасы Аллаһуның кодрәтенә дәлаләт кыла торган ґәҗәеб галәмәтләрдән. Аллаһ кемне хак юлга күндерсә, шул кеше хак юлга күнелгән булыр, вә Аллаһ адаштырган кешене хак юлга күндерүчене тапмассың. (17) Әгәр тау тишегендә йоклаучыларны күрсәң, күзләре ачык булу сәбәпле, йокламыйлар, дип уйлар идең вәхалән ки, алар йоклыйлардыр вә Без аларны йоклаган вакытларында, уңга һәм сулга өйләндерәбез тәмнәре бозылмасын өчен, вә аларның этләре дә ишек бусагасында ике аягын түшәп йоклыйлар. Әгәр син аларга карасаң, әлбәттә, алардан куркып качар идең вә алардан курку белән күкрәгең тулыр иде. (18) Аларны йоклатканыбыз кеби каты йокыларыннан уяттык, үзара хәлләрен һәм күпме йоклаганнары хакында сорашсыннар өчен, араларыннан берсе: "Тау тишегендә күпме тордыгыз", – дип сорады. Әйттедер: "Бер көн тордык яки көннең бәгъзе өлешен генә тордык". Әйттеләр: "Күпме торганыгызны Раббыгыз беләдер, ошбу хәзерләгән акча белән берегезне шәһәргә җибәрегез, барган кеше хәләл ризыкның яхшырагын карап алсын вә сак булсын, сезне дә һичкемгә белдермәсен! (19) Чөнки алар сезне белсәләр, әлбәттә, ташлар белән бәреп үтерерләр яки көчләп үз диннәренә кайтарырлар, әгәр аларның батыл диненә керсәгез мәңге котыла алмассыз", – диделәр. (20)