"Аллаһуның баласы бар", – дип дәлилсез наданлык белән әйтәләр һәм болардан элек бу сүзләрне әйтүче аталарының да дәлилләре вә белемнәре юк, Аллаһуның баласы бар дип авызларыннан чыккан сүз, әлбәттә, бик олугъ кабахәт сүз. Алар ул кабахәт сүзләрен фәкать ялганлап сөйлиләр. (5) Ий Мухәммәд г-м! Кәферләрнең синнән бизгәннәре өчен бәлки үзеңне шелтәли торгансың, бик нык тырышып та, хак булган Коръәнгә ышанмауларына хәсрәтләнеп. (6) Дөреслектә, Без җир өстендәге барча нәрсәне җиргә зиннәт өчен яраттык, кешеләрдән кайсылары бу төзелешне Аллаһудан дип белер һәм яхшы эшләрне, изге гамәлләрне күбрәк кылыр дип кешеләрне сынамак өчен дөньяны төзедек һәм зиннәтләдек. (7) Дәхи җир өстендә булган зиннәтләрне һич үлән үсми торган итеп парча-парча кылачакбыз. (8) Әйә син хисаб итәсеңме тау тишегенең кешеләре һәм исемнәре язылмыш такта Безнең ґәҗәеб галәмәтләребездән булды дип? Ягъни тау тишеге кешеләренең хәленнән башка галәмәтләребез ґәҗәебле түгел дип уйлыйсыңмы? (9) Шуны хәтерлә: яшь егетләр кәферләрдән куркып тау тишегенә керделәр һәм әйттеләр: "Ий Раббыбыз, үз тарафыңнан безгә рәхмәт бир вә барча эшебезне хаклыкка сал, хаклык белән туры юлны табарбыз". (10) Тау тишегендә Без аларга ничә еллар каты йокы бирдек ки, алар каты йокы сәбәпле бернинди тавышны ишетмәс булдылар. (11) Соңра аларны каты йокыдан уяттык, күпме вакыт ятулары хакында бәхәсләшкән фирканың кайсы белүчерәк икәнне ачык итмәк өчен. (12) Ий Мухәммәд г-м! Без аларның хәбәрен сиңа хаклык белән сөйләячәкбез. Ул егетләр Раббыларына иман китерделәр вә Без аларның хаклыкка күнелүләрен арттырдык. (13) Без аларның күңелләренә хак сүзне куәтле кылдык ата-аналарыннан вә якын кардәшләреннән аерылуга сабыр иттеләр вә әйттеләр: "Безнең Раббыбыз җир һәм күкләр Раббысы. Ул – Аллаһудан башканы Илаһә итеп һич гыйбадәт кылмабыз, әгәр Аллаһудан башканы Илаһә дисәк, ул вакытта бик яман сүзне әйткән булырбыз" – дип. (14) Әйттеләр: "Безнең кавемебез Аллаһудан башканы Илаһә тотып аңа гыйбадәт кылдылар, үзләре Аллаһудан башкага гыйбадәт кылуның дөреслегенә ачык дәлил дә китермиләр, Аллаһуга ялганны ифтира кылган кешедән дә залимрак кеше булырмы". (15)