Вә Без Коръәнне кешеләргә барча хакны бәян кылып күрсәтеп һәм аңлатып иңдердек һәм ул хаклык белән иңде, ягъни фәкать хакны алып килде. Ий Мухәммәд г-м, сине җибәрдек, фәкать хак мөэминнәрне җәннәтләр белән шатландырып, кәферләргә җәһәннәм ґәзабы булачагы белән хәбәр бирүче итеп. Югыйсә, кешеләрне дингә көчләп кертер өчен җибәрелмәдең. (105) Коръәнне аять төшендереп иңдердек кешеләргә һәр аятьне аңлатып укымаклыгың өчен вә ул Коръәнне кешеләрнең гакыл фикерләренә һәм көчләренә карата иңдердек. (106) Әйт: "Теләсәгез ышаныгыз бу Коръәнгә, теләмәсәгез ышанмагыз ихтыяр сезнеке, ләкин Коръәнгә ышану, аның белән гамәл кылу белән булыр. Коръәннән элек иңгән китапны укый торган галимнәр, әгәр Коръән укылганны ишетсәләр, Аллаһуны зурлап сәҗдә кылалар. (107) Алар әйтерләр: "Раббыбызны һәр кимчелектән пакь дип беләбез, Раббыбызның әүвәлге китапларда "Мухәммәд исемле пәйгамбәр җибәреп Коръән иңдерермен" дигән вәгъдәсе хак булды". (108) Дәхи елап сәҗдә кылырлар вә ул Коръән аларга иманны вә хошугъны арттырыр. Ягъни алар исламны кабул итеп Коръән белән гамәл кылучылардыр. (109) Әйт: "Аллаһуга дога кылганда кирәк "Аллаһ" исеме илә вә кирәк "Рахмән" исеме илә кылыгыз! Кайсы белән генә дога кылсагыз да яхшыдыр, Аллаһуның исемнәре күптер. Намазда кыйаәтне бик кычкырып укыма һәм бөтенләй яшереп тә укыма, бәлки кычкыру илә яшерен арасында уртача тавыш белән укыгыл! (110) Янә әйт: "Барча мактау хакыйкый мактау Аллаһуга хасдыр ки. Ул үзенә бала кылмады вә Аның Илаһәлектә һич тиңе вә охшашы булмады, дәхи Ул хурлыктан котылырга ярдәмчегә мохтаҗ булмады, чөнки Ул хурлыкка төшүдән бик пакьтыр, вә Ул – Аллаһу тәгаләне һәрвакыт вә һәр эштә зурла! Аллаһудан курку Аны зурлау буладыр, һәм Коръәнне хөрмәтләү вә зурлау һәм дә аның белән гамәл кылу, әлбәттә, Аллаһуны зурлау буладыр вә мөшриклектән вә монафикълыктан саклану да Аллаһуны зурлау галәмәтедер. (111)

 

Al-Kahf

بسم الله الرحمن الرحيم

Үзенең колы Мухәммәд г-мгә Коръән исемле китап иңдергән Аллаһу тәгаләгәдер чын мактау. Ул Коръәндә һич ихтыйлаф вә кимчелек кылмаган хәлдә. (1) Һәр сүзе дөрес булган хәлдә Аллаһ тарафыннан булачак каты ґәзаб белән Коръән белән гамәл кылмаучыларны куркытмак өчен һәм Коръән белән гамәл кылучы мөэминнәрне җәннәтләр белән шатландырмак өчен иңдерде, ул мөэминнәргә олугъ вә күркәм әҗерләр бар, дип хәбәр бирәдер. (2) Алар Коръән белән гамәл кылганнары өчен җәннәт нигъмәтләрендә мәңге калучылар. (3) Һәм Аллаһ бала тудырды дигән кәферләрне куркытмак өчен иңдерде. (4)