Аллаһу тәгалә кемне туры юлга кертсә, шул кеше һидәяттәдер, әмма бер кешене Аллаһ адаштырса, бәс аны туры юлга кертер өчен Аллаһудан башка ярдәмчене тапмассың, вә ул адашкан кешеләрне кыямәт көнендә йөзтүбән кубарырбыз, алар сукыр, телсез вә саңгырау булырлар, вә урыннары җәһәннәмдер, әгәр ул җәһәннәмнең ялкыны кими башласа алар өчен ут ялкынын арттырырбыз. (97) Аларны бу рәвешчә ґәзаб кыйлуыбыз Без иңдергән Коръән белән гамәл кыйлуны инкяр иткәннәре өчендер, һәм без үлеп, сөякләребез череп таралып беткәннән соң, әлбәттә, тереләчәк түгелбез дигәннәре өчендер. (98) Әйә алар җирне вә күкләрне бар кыйлган Аллаһуның алар кеби кешеләрне халык кыйлырга кадир икәнен белмиләрме? Дәхи Аллаһу тәгалә аларга бер мәгълүм әҗәл вакытын куйды, кәферләр барча яхшылыктан баш тарталар, мәгәр кәфер булудан баш тартмыйлар. (99) Аларга әйт: "Әгәр сез Раббымның рәхмәт хәзинәләренә хуҗа булсагыз, ул байлыкның бетүеннән куркып, әлбәттә, саранлык кыйлыр идегез, тәхкыйк кеше тар күңелле, саран табигатьле булды". (100) Дөреслектә Муса г-мгә тугыз төрле могҗиза бирдек, Муса белән Фиргаун арасында булган хәлләрне Ягъкуб балаларыннан сора! Фиргаун Муса г-мгә әйтте: "Ий Муса! Мин сине сихерләнгән кеше дип беләмен", – дип. (101) Муса г-м Фиргаунга әйтте: "Ий Фиргаун син үзең дә беләсең, минем бу могҗизаларымны, җир вә күкләр Раббысы булган Аллаһудан башка зат иңдермәде, боларның барчасын Ул үзе генә иңдерде, аны һичкем булдыра алмый. Ий Фиргаун! Мин сине хактан бик ерак һәм һәлак булачак кеше дип беләмен. (102) Фиргаун Муса г-мне вә Ягькуб балаларын Мысыр җиреннән куып җибәрергә теләде, Без аны һәм дә аның белән бергә булганнарны һәммәсен суга батырып һәлак иттек. (103) Фиргаунне һәм аның кавемен һәлак иткәч Ягъкуб балаларына әйттек: "Фиргаун сезне куып чыгарырга теләгән җирдә хәзер инде сез торыгыз! Кыямәт көне килсә, барчагызны каберләрегездән кубарып мәхшәр җиренә китерербез, анда мәгълүм булыр, кем яхшы, кем яман икәнлеге". (104)