Мәгәр Раббыңнан рәхмәт йөзеннән Коръән Кәрим сакланадыр, чөнки Аллаһуның фазълы рәхмәте сиңа олугъдыр. (87) Гакыллы кешеләргә әйт: "Әгәр кешеләр һәм җеннәр барчасы бер урынга җыелып, Коръән кебек бер китап иҗат итәргә теләсәләр бер-берсенә ярдәмләшеп Коръәнгә охшатып бер китап иҗат итәргә тырышсалар да, һич тә иҗат итә алмаслар". (88) Тәхкыйк Без бу Коръәндә кешеләр өчен һәртөрле мисалларны вә ґәҗәеп гыйбрәтләрне күрсәттек, хөкемнәрен ачык аңлаттык, шулай булса да кешеләрнең күбрәге Коръән белән гамәл кыйлудан баш тарталар, мәгәр кәфер булудан баш тартмыйлар. (89) Кәферләр әйттеләр: "Син безгә җирдән чишмә чыгарып бирмичә торып, сиңа, ягъни пәйгамбәрлегеңә, ышанмыйбыз. (90) Яки йөзем, хөрмә бакчаң булып араларыннан чишмәләрне агызганыңча. (91) Яки үзең әйткәнчә, күкне кисәк-кисәк итеп өстебезгә төшергәнеңәчә, яки Аллаһуны вә фәрештәләрне алдыбызга килтереп бастырганыңача. (92) Яки синең алтыннан өең булгангача, яки күккә менгәнеңәчә, күккә менсәң дә ышанмабыз, аннан китап алып килеп безгә укытмасаң, шушы нәрсәләрне эшләмәсәң сиңа иман китермибез", – диделәр. Син аларга әйт: "Минем Раббым һәр кимчелектән пакьтер, мин үзем дә әүвәлге рәсүлләр кебек кешедән булган бер расүлмен, сез сораган нәрсәләрне мин эшли алмыйм, андый эшләрне фәкать Аллаһ эшли". (93) Аллаһудан пәйгамбәрләр аркылы һидәят килгәннән соң иман китерүдән кешеләрне нәрсә тыйды? Тыймады һичнәрсә, мәгәр: "Аллаһ кеше затыннан пәйгамбәр җибәрәме? Аллаһудан килгән пәйгамбәр булса, әлбәттә, фәрештәдән булыр иде" – дигән сүзләре Коръәнгә вә пәйгамбәргә иман китерүдән тыйды. (94) Әйт: "Әгәр җирдә яши торган затлар – кешеләр урынында фәрештәләр булса иде, әлбәттә, ул вакытта аларга пәйгамбәр итеп күктән бер фәрештә җибәрер идек. (95) Әйт: "Сезнең белән минем арамда һәм пәйгамбәрлегемне исбат итүдә шаһит булырга Аллаһ җитәдер". Әлбәттә, Аллаһ бәндәләренең хәлләрен белүче вә күрүче булды. (96)