Мәккә кәферләре сине Мәккә җиреннән чыгармак өчен төрле хәйләләр ясыйлар, әгәр син Мәккәдән чыксаң, үзләре дә Мәккәдә күп тормаслар. Вакыйгән бәдер сугышында Мухәммәд г-мнең иң зур дошманнары үтерелде. (76) Ий Мухәммәд г-м! Синнән элек җибәрелгән рәсүлләребездә дә гадәтебез шул иде ки, расүлгә карышсалар һәлак итәдер идем. Безнең гадәтебезнең үзгәрүен тапмассың. (77) Ий мөэмин бәндәләрем! Төш авышкач – өйлә, икенде, кичен – ахшам, йәстү намазларын укыгыз! Һәм таң аткач -иртә намазын укыгыз! Чөнки иртә намазында фәрештәләр хазер буладыр һәм Коръәнне иртә белән күп укырга кирәк! (78) Вә төнлә торып Коръән һәм намаз укыгыл! Бу намаз сиңа күп сәваблы нәфел намазы булыр, шаять сине Раббың, мактаулы вә олугъ дәрәҗәле урында кубарыр. (79) Әйт: "Йә Рабби! Мине кабергә куйганда һәм кабердән чыгарганда ихлас бәндәләреңнән санап куй вә чыгар! Йә Рабби! Дин эшләрендә ярдәм итәчәк дәлилләр бир, һәр эшемдә ярдәм бир!" (80) Кешеләргә әйт: "Хаклык – Коръән килде, батыл-ялган китте, чөнки хаклык янында батыл бетә торган булды". (81) Без мөэминнәрнең күңелләренә шифалы аятьләрне вә Коръәннән рәхмәтле хөкемнәрне иңдерәбез, әмма Коръән белән гамәл кыйлмаган залимнәргә Коръән аятьләре хәсрәтне вә һәлакәтне генә арттырыр. (82) Әгәр адәм баласына киңлек, рәхәтлек бирсәк, аның, Шөкереннән баш тартып, яны белән әйләнеп, шәригатебездән ерак йөридер, вә әгәр аны каза авырлык тотса, Аллаһуның рәхмәтеннән өметсез буладыр. (83) Әйт: "Һәркем нәфесенә ияреп үзе теләгәнчә эш кыйладыр, әмма Раббыгыз беләдер туры юлга кем ныгырак күнелүче икәнне. Үз белдеге белән йөргән кеше туры юлны таба алмас. (84) Синнән рух турында сорашалар, син аларга әйт: "Рух Аллаһуның бер мәхлукы ки, аны Аллаһудан башка һичкем белмидер, сезгә, ий кешеләр, белемнән өлеш бик аз бирелде". (85) Ий Мухәммәд г-м, әгәр теләсәк сиңа иңдергән Коръәнне кәгазьдән һәм күңелеңнән алыр идек, соңра бу эштән Безне тыярга ярдәмче тапмас идең. (86)