Әгәр сез диңгезләрдә йөргәндә бер куркыныч ирешсә, сынымнарыгызны ташлап, бер Аллаһуга ялварасыз, әгәр сезне ул куркынычтан коткарып корыга чыгарса, янә Аллаһудан башкага табына башлыйсыз, яки башка бозык эшләрне эшли башлыйсыз! Кеше Аллаһу тәгаләнең нигъмәтләренә көфран нигъмәт кыйла торган булды. (67) Коры җиргә чыккач җирнең сезне йотывыннан имин буласызмы? Әгәр җир сезне йота калса, бит сезгә ярдәмче булмас. (68) Яки сезне икенче мәртәбә диңгезгә кайтаруыннан имин буласызмы? Икенче мәртәбә диңгездә булганыгызда өстегезгә каты җил җибәреп, үзегезне суга батырыр кәфер булганыгыз өчен, батырганыбыздан соң Безне шелтә итүчене тапмассыз. (69) Адәм балаларын ничә җәһәттән башка хайваннарга караганда өстен вә хөрмәтле кыйлдык, вә аларны корыда, суда, һавада төрле нәрсәләргә утыртып йөртәбез, вә аларга яхшы ризыклар ашатабыз, һәм Үзебез халык кыйлган мәхлукларның күбрәгеннән кешеләрне артык кыйлдык. (70) Хисаб көнендә кешеләрне үзләренең пәйгамбәрләре, имамнары вә башка хуҗалары белән хөкемгә чакырырбыз, берәүгә гамәл дәфтәре уң яктан бирелсә, андый кешеләр дәфтәрләрен шатланып укырлар, алар җеп очы хәтле дә золым итмәсләр. (71) Әгәр бер кеше дөньяда вакытта сукыр булса, ахирәттә дә сукыр булыр, ягъни Коръән хөкемнәрен белмәсә, яки белеп тә Коръән күрсәткән юлдан бармаса, ахирәттә җәннәт нигъмәтләреннән мәхрүм булып җәһәннәм ґәзабыннан котылырга юл тапмас, вә ул кеше дөньяда вакытта Коръән күрсәткән юлдан бармаганы өчен ераграк ныграк адашучыдыр. (72) Без сиңа иңдергән Коръәннән сине адаштырмаклары, тәхкыйк, якын булды, Коръән хөкемнәреннән башка хөкемнәрне Миңа ифтира кыйлмаклыгың өчен әгәр шулай кыйлсаң, ягъни Коръән хөкемнәрен куеп, мөшрикләр сүзенә иярсәң, алар сине дус тотар иделәр. Кәфергә дус булган кешенең иманы каламы? Әлбәттә, юк! Кәфергә дус булган кеше үзе дә кәфер буладыр. (73) Әгәр Без сине Коръән юлына таза сабит кыйлмаган булсак иде, әлбәттә, син мөшрикләр сүзенә алданып, аз гына булса да алар ягына авышкан булыр идең. (74) Әгәр син алар ягына авышкан булсаң, әлбәттә, Без сине дөньяда һәм ахирәттә каты газап кыйлыр идек, соңра Безнең ґәзабыбыздан сине коткарырга ярдәмче табылмас иде. (75)