Син аларга әйт: "Кирәк – сез череп таш булыгыз, кирәк – тимер булыгыз, әлбәттә, тереләсез! (50) Яки күңелегезгә нинди зур мәхлукны китерә аласыз, шундый зур булыгыз, әлбәттә, кубарылмыйча калмыйсыз. Алар безне кем тергезеп кубарыр, диләр. Әйт: "Сезне әүвәлдә кем бар кыйлган иде, шул зат кубарыр", – дип. Алар гаҗәпсенеп, сиңа таба башларын селкерләр, вә әйтерләр: "Кайчан була ул көн", – дип. Әйт: аларга, ихтимал, ул көн бик якындыр. (51) Ул көндә Исрафилнең сур өрүен Аллаһуга хәмед әйтеп кабул итәрсез, кубарылу юк, дип, карышып тора алмассыз, вә кубарылганнан соң "кабердә аз гына тордык", дип белерсез. (52) Ий Мухәммәд г-м, колларыма әйт, бер-берсе белән яхшы сүзләр илә сөйләшсеннәр! Чөнки шайтан аларның арасына ихтилаф вә низагъны салырга йөри. Әлбәттә, шайтан кешеләргә ачык дошман булды. (53) Раббыгыз сезнең хәлегезне белүчерәктер, әгәр теләсә сезгә рәхмәт кыйлыр, яки гөнаһларыгыз өчен сезне газап кыйлыр, Без сине аларга ирекле итеп җибәрмәдек, теләмәгән кешеләрне дингә көчләп кертәлмәссең. (54) Раббыгыз белүчерәктер күкләрдә вә җирдә булган мәхлукләрне. Тәхкыйк пәйгамбәрләрнең кайберләрен кайберләреннән артык кыйлдык, вә Дауд пәйгамбәргә – Зәбур исемле китап бирдек. (55) Ий Мухәммәд г-м, мөшрикләргә әйт: "Аллаһудан башка сынымнарны Аллаһ дип гыйбадәт кыйласыз, ул сынымнарыгыз сездән зарарны җибәрергә кадир түгелләр, ул зарарны сездән алып башка кешегә бирергә дә көчләре җитми. (56) Мөшрикләр Аллаһ дип белеп гыйбадәт кыйлган затлар, ягъни Гыйса вә Гозәерләр үзләре Аллаһуга гыйбадәт кыйлып һәм итагать итеп Аңа ярарга, якын булырга тырышалар вә рәхәтен өмет итеп, ґәзабыннан куркалар иде. Әлбәттә, Раббыңның ґәзабы бик каты булу сәбәпле саклану тиеш булган ґәзабдыр. (57) Дөньяда нинди генә шәһәр вә авыл булмасын, һәммәсен кыямәттән элек һәлак итәрбез, яки кешеләрен каты газап белән газап кыйлырбыз, ошбу хөкем Ләүхүл Мәхфуздә язылмыштыр. (58)