Ошбу хөкемнәр Аллаңуның хикмәтеннән сиңа вәхий ителгән хөкемнәрдер, хикмәт Аллаһ иңдергән Коръәндәдер. Аллаһ янына тагын бер нәрсәне Аллаһ итеп алма! Әгәр ул эшне эшләсәң, Аллаһуның рәхмәтеннән киселгән булырсың һәм шелтәләнгән хәлдә җәһәннәмгә ташланырсың. (39) Ий сез мөшрикләр! Раббыгыз сезгә ир балаларны хаслаб, үзенә фәрештәләрне кызлар итеп алдымы? Сез Аллаһ өстенә бик олугъ яман сүзләр әйтәсез. (40) Тәхкыйк бу Коръәндә барча хөкемнәрне бәян иттек кешеләр укып вәгазьләнсеннәр өчен, ләкин Коръән мөшрикләргә нәфрәттән башканы арттырмады. (41) Әйт: "Алар әйткәнчә Аллаһ белән янә башка Аллалар булса иде, әлбәттә, ул Аллалар, бер генә булган Аллаһу тәгаләдән өстен булырга юл эзләр иделәр. (42) Мөшрикләр әйткән сүздән Аллаһу тәгалә бик тә пакь вә алар тиңләгән дәрәҗәдән бик олугъ дәрәҗә бөектер. (43) Җиде кат күк вә җир һәм күкләрдә вә җирдә булган һәр мәхлук Аллаһуны мактап тәсбих әйтәләр, вөҗүдтә Аллаһуны мактап тәсбих әйтмәгән нәрсә юк, күзгә күренгәне вә күренмәгәне Аллаһуны зекер итәдер, ләкин сез аларның тәсбихләрен аңламыйсыз. Әлбәттә, Аллаһ миһербанлы вә ярлыкаучы булды. (44) Ий Мухәммәд г-м, әгәр син Коръән укырга тотынсаң, синең белән ахирәткә ышанмый торган кешеләр арасына, кешеләр күзенә күренми торган пәрдә кыйлабыз. (45) Үзләре шуны ихтыяр иткәннәре өчен Коръәнне аңламасыннар өчен күңелләрен пәрдәләдек вә колакларын саңгырау кыйлдык, әгәр син Раббыңны Ул – ялгыз гына дип, Коръәндә зекер итсәң, ул мөшрикләр, нәфрәтләнеп, артка әйләнәләр. (46) Без, аларның Коръәнне ни өчен тыңлаганнарын бик яхшы беләбез, алар Коръәнне тыңлыйлар, аннары синең хакта бозык ният белән сөйләшәләр һәм ул залимнәр мөселманнарга әйтәләр: "Ий сез мөселманнар, сихерләнгән Мухәммәдкә иярәсез", – дип. (47) Кара инде Мухәммәд! Сиңа нинди мисаллар китерәләр, сихерче, ялганчы, шагыйрь диләр, алар азганнар, хак юлны табарга, әлбәттә, алар кадир түгелләр. (48) Кәферләр әйтәләр: "Әйә без череп сөяк, туфрак булсак та яңадан терелеп кубарылырбызмы? Бу эш мөмкин түгел". (49)