Мохтаҗ кешеләр килеп синнән ярдәм сораганда синең бирергә һичнәрсәң булмаса, Раббым рәхмәт итеп нигъмәт бирсә сезгә дә бирер идем, дип, алардан йөз дүндерсәң, ул вакытта йомшак сүзләр әйтеп күңелләрен табарга тырыш! (28) Мохтаҗларга садака бирүдә кулыңны муеныңа баглап куйма, сараннар кыяфәтеңдә шулай ук кулыңны бөтенләй ачып җибәрмә, ягъни үзеңә калдырмыйча биреп бетермә, әгәр киемеңә хәтле биреп бетерсәң, ул вакытта ялангач хәлендә үзеңне шелтәләп, хәсрәтләнеп утырырсың. (29) Тәхкыйк Раббың теләгән -кешесенә киң ризык биреп бай кыйлыр вә теләгән кешесен фәкыйрь кыйлыр, әлбәттә, Ул бәндәләрен күрә вә хәлләрен беләдер. Шуның өчен фәкыйрь кеше хәсрәтләнмәсен, сабыр итсен! (30) Фәкыйрь булудан куркып, балаларыгызны үтермәгез! Балаларыгызны да үзегезне дә Без ризыкландырабыз, әлбәттә, үз балаларын үтерүләре гафу ителми торган хатадыр, зур гөнаһдыр. (31) Зинага якын да бармагыз, аның сәбәпләреннән дә ерак булыгыз, чөнки ул пычрак эш вә бик яман кабахәт юлдыр. (32) Аллаһ үтерүне хәрам иткән кешене үтермәгез! Мәгәр үтерү тиеш булса гына үтерегез. Ягъни ире була торып зина кыйлган хатынга, диннән чыгып мөртәт булган кешегә һәм кеше үтерүчегә җәза тиеш буладыр. Берәү хаксыз золым белән үтерелсә, үтерелгән кешенең вәлисенә (якынына) ихтыяр бирдек, теләсә үтерүчене үтерсен, теләсә үтермичә мал алсын, теләсә гафу итсен! Ләкин бу эшләрдә чиктән үтмәсен, бер кеше урнына ике кешене үтермәсен, яки мал алса, тиешлесеннән артык алмасын! Тәхкыйк ул варис Аллаһудан ярдәм бирелмеш булды. (33) Ятимнәр малына да якын бармагыз, ягъни аларның малыннан аз гына да файдаланмагыз, мәгәр ятимгә файда итү юлы белән аның малына катнашыгыз, яки ятим тәмам үсеп гакылга утырганчы аның малына якын бармагыз! Вә ґәһедләрегезне һәм вәгъдәләрегезне үтәгез, бозмагыз! Чөнки ґәһедләрен бозган кешеләр кыямәт көнне соралачаклардыр. (34) Дәхи үлчәгәндә үлчәүләрегез дөрес булсын, тигез үлчәгез вә дерес үлчи торган гадел мизаннар белән үлчәгез! Гадел үлчәсәгез, үзегезгә хәерледер вә ахыры да күркәм булыр. (35) Вә дәлилең, белемең булмаган нәрсәгә иярмә, ягъни дәлилсез гамәл дә кыйлма, хөкем дә итмә, фәтва дә бирмә! Аллаһ биргән колак, күз, күңел – боларның һәрберсеннән кыямәт көнне сорау булыр, аларны саваблы урыннарга гына кулланыгыз! (36) Җир өстендә зураеп күкрәк киереп йөрмә! Чөнки син никадәр зурайсаң да җирне ертырга хәлеңнән килмәс һәм никадәр зурайсаң да таулар хәтле зурая алмассың! (37) Югарыда Аллаһ тыйган эшләрне эшләүче кеше явызлыгы белән Аллаһ хозурында яман кеше саналды. (38)