Әгәр бер кеше дөньяны гына теләп, дөнья кирәген ашыктырса, Без дә ашыктырырбыз дөнья кирәген алардан үзебез теләгән кешегә үзебез теләгән хәтле, соңра аны җәһәннәмлек кыйлырбыз, ул кеше керер анда һәлак булганы вә үз-үзенә ләгънәт әйтеп хур булганы хәлдә. (18) Вә бер кеше ахирәтне теләп, ахирәт өчен тырышса, аларның ахирәт өчен тырышулары җәннәт нигъмәтләре белән түләнер, иманнары һәм диннәре дә дөрес булып тырышулары да камил булганы өчен. (19) Ахирәт өчен тырышучыга да һәм дөньяны гына кәсеп итүчегә дә дөньяда ризыкны бирәбез, дөньяда вакытта Раббыңның ризык бирүе һичкемнән туктатылмады. (20) Карагыл, ничек Без кешеләрне кайберләрен байлыкта артык кыйлдык, әмма ахирәт дәрәҗәләре дөнья дәрәҗәләреннән олугъ вә байлыгы да артыкдыр. (21) Ахирәт дәрәҗәләренә ирешергә теләсәң, Аллаһуның тиңдәше бар, дип, игътикат итмә! Әгәр мөшрик булсаң, җәннәт нигъмәтләреннән мәхрүм булып җәһәннәмдә рисвай булып утырырсың. (22) Аллаһ хөкем итте вә әмер бирде, фәкать Аллаһуга гына гыйбадәт кыйлырга һәм ата-анага изгелек итәргә. Әгәр син исән чакта аларның берсе яки икесе дә картлыкка ирешсәләр, син аларга "уф" та димәгел, вә каһәрләмә кәефләрен җибәрмә, бәлки аларга һәрвакыт йомшак вә мөлаем сүзләр сөйләгел! (23) Вә аларга шәфкать итеп, рәхим канатларыңны җәйгел! Вә әйт: "Ий Раббым, алар мине кечкенә чагымда мәрхәмәт белән үстергәннәре кебек, Син дә аларга дөньяда һәм ахирәттә шәфкать кыйл!" (24) Күңелләрегездә нинди ниятләр вә теләкләр барын Аллаһ белә, әгәр күңелләрегез яхшы булса, Аллаһ, әлбәттә, тәүбә итеп төзәлгән кешеләрне гафу итәдер. (25) Дәхи якын кардәшләрнең вә мескеннәрнең вә мосафирларның хакларын бир! Әмма малыңны тиешсез җирләргә исраф итмә! (26) Тиешсез урынга малны исраф итүчеләр, әлбәттә, шайтан кардәшләредер, шайтан Раббысына кәфер булды. (27)