Тәхкыйк беләбез: "Мухәммәдкә аятьләр Аллаһудан килми, аны кешеләр генә өйрәтә", – дигән сүзләрен. Мухәммәдне кеше генә өйрәтә дигән кешенең теле чит ил теледер, әмма Коръән ачык мәгънәле гарәп теле беләндер. (103) Аллаһуның аятьләренә ышанмаган кешеләрне Аллаһ һидәяткә салмыйдыр, ахирәттә аларга рәнҗеткүче ут ґәзабы булачак. (104) Аллаһуга ялганны ифтира итүчеләр Аллаһуның аятьләренә иман китермәгән кешеләрдер вә ул кешеләр ялганчылардыр. (105) Берәү иман китереп мөселман булганнан соң Аллаһуга кәфер булса, аңа җәһәннәм ґәзабы тиешле булды. Мәгәр кәферләр кәфер сүзне көчләп әйттерсәләр, шул вакытта күңеле иман белән карарланган булса, ул кешенең иманына зарар килмәс. Әмма күңелләре көфергә риза булып хуш күңел белән кәфер сүзен әйтсәләр, аларга Аллаһуның ачуыдыр һәм дә аларга ахирәттә олугъ ґәзаб булыр. (106) Ул кешеләр ахирәткә караганда дөньяны артык сөеп, дөнья кирәген генә кәсеп иттеләр, ахирәтне оныттылар, әлбәттә, Аллаһ ахирәтне инкяр итүчеләрне туры юлга салмас. (107) Ул кәферләрнең күңелләренә, колакларына һәм күзләренә Аллаһ мөһер басты, шуның өчен алар хакны аңламыйлар, хак сүзне тыңламыйлар һәм гыйбрәтләрне күрмиләр, бу кешеләр бөтенләй гафилләрдер. (108) Шик юк, әлбәттә, алар ахирәттә хәсрәтләнүче кешеләрдер. (109) Соңыннан, дөреслектә, синең Раббың шул кешеләргә – алар Мәккә мөшрикләреннән күп фетнә-зарар күргәннән соң Мәдинәгә күчтеләр һәм Аллаһ юлында мөшрикләр белән сугыштылар һәм дә Аллаһ юлында төрле авырлыкларны күтәреп сабыр иттеләр, – моннан соң, әлбәттә, Аллаһ аларның әүвәлдәге гөнаһларын ярлыкаучы вә аларга рәхмәт кылучыдыр. (110)