Антларыгызны хәйлә белән кылмагыз, әгәр хыянәт юл белән ант итсәгез, аякларыгыз хакка беркетелгәннән соң аннан таяр, Аллаһ юлыннан тыелганыгыз, ягъни Аның юлыннан чыкканыгыз өчен каты ґәзаблар татырсыз, Аллаһ исеме илә ант итеп шул антны үтәү дә Аллаһ юлыдыр, әгәр антларыгызда тормасагыз ахирәттә сезгә каты ґәзаб булыр. (94) Аллаһ исеме белән әйткән антларыгызны дөнья малы өчен бозмагыз! Антларын, вәгъдәләрен бозмаган кешеләргә ахирәттә Аллаһудан биреләчәк нигъмәтләр, әлбәттә, хәерледер, әгәр белсәгез! (95) Сезнең кулыгызда булган нәрсәләр һәммәсе бетәчәк, әмма Аллаһ кулында булган нәрсәләр мәңгегә каладыр. Аллаһ кушканча яшәп вә Ул кушканча дин тотарга бөтен авырлыкларны күтәрүче сабыр мөэминнәргә, әлбәттә, кылган изге гамәлләренең яхшырагы белән җәза кылырбыз. (96) Изге гамәлләр кылган хак мөэминнәр кирәк – ир булсыннар, кирәк – хатын булсыннар, аларга дөнья вә ахирәт хуш тереклек бирербез, вә аларга кылган гамәлләреннән күркәмрәк әҗерен бирербез. (97) Ий мөэмин бәндәм, әгәр Коръән укырга теләсәң, башта "Әгузү-билләһи-минәш-шайтанир-раҗим", дип әйт! (98) Әлбәттә, ул шайтанның иман китереп шәригать хөкемнәрен тулысынча үтәү өчен Аллаһуга тәвәккәл кылган хак мөэминнәргә ихтыяры юктыр, ягъни үзенә ияртергә көче җитмәс. (99) Бәлки шайтанның ихтыяры булыр, аны дус тоткан вә аны Аллаһуга тиңдәш кылган кешеләргә аларны үзе теләгәнчә аздырыр. (100) Әгәр Без бер аятьнең хөкемен бетереп, аны икенче аять белән алыштырсак, Аллаһ белүчерәктер, нинди аять иңдерергә, шулай итеп, Аллаһ бер аятьне алыштырса, мөшрикләр Мухәммәд г-мгә син Аллаһуга ифтира кылучысың диләр, бәлки аларның күбрәге аятьнең алышуының хикмәтен белмиләр. (101) Әйт: "Алышынган аятьне Җәбраил г-м Аллаһудан хаклык белән иңдерде, мөэминнәрнең күңелен хаклыкка беркетер өчен вә аларга һидәят һәм сөенеч булсын өчен". (102)