Кәферләргә кәфер булганнары өчен вә явызлыклар кылып вә кешеләрне Аллаһ юлыннан тыйганнары өчен ґәзаб өстенә ґәзаб арттырып, ґәзаб кылырбыз. (88) Кыямәт көнендә һәр өммәткә үзараларына җибәрелгән пәйгамбәрне шаһит итеп кубарырбыз, вә сине дә, ий Мухәммәд г-м, үз өммәтеңә шаһит итеп китерербез. Вә сиңа Коръән иңдердек һәрнәрсәне ап-ачык итеп, вә мөэминнәргә һидәят, рәхмәт вә сөенеч итеп иңдердек. (89) Тәхкыйк Аллаһу тәгалә һәр эштә гадел булырга һәм дин вә мөселманнар файдасына яхшы эшләр кылырга вә якын кардәшләрнең хакын үтәргә боерадыр вә Аллаһ сезне тыядыр фәхеш хәрам эшләрдән вә шәригать белән сабит булмаган бидеґәт гамәлләрдән һәм зураеп хактан качудан, хаксыз золым итүдән. Аллаһ сезне вәгәзьли, шаять вәгазьләнерсез! (90) Әгәр Аллаһуга ґәһед яки вәгъдә бирсәгез, әлбәттә, аны үтәгез! Аллаһ исеме белән әйткән антларыгызны бозмагыз! Тәхкыйк сез Аллаһ исеме белән ант иткәндә Аллаһуны кәфил иткән буласыз. Әлбәттә, Аллаһ сезнең кылган эшләрегезне беләдер. (91) Ий сез мөэминнәр, антыгызны бозып, бөтен көчен куеп йоннан эрләгән яхшы җепләрен сүтеп, өзгәләп яраксыз иткән юләр хатын кеби булмагыз! Сез үзара хәйлә өчен ант итсәгез, әгәр үзегез башкалардан аз булсагыз сугышмыйбыз дип ант итсәгез, күбәйсәгез, шул антыгызны бозып сугышырга башлыйсыз. Тәхкыйк Аллаһ сезне ант итүләрегез белән сыныйдыр. Аллаһ хөкемнәренә хыйлаф эшләрегезне кыямәт көнендә, әлбәттә, Аллаһ, үзегезгә белдерер һәм хөкем итәр. (92) Әгәр Аллаһ теләгән булса иде, әлбәттә, барчагызны бер диндә кылыр иде, ләкин Аллаһ, теләгән кешеләрен адаштыра вә теләгән кешеләрен туры юлга сала. Кыйлган эшләрегездән, әлбәттә соралырсыз, сакланып эш кылыгыз! (93)