Аллаһ өйләрегезне сезгә торырга урын кылды, дәхи сезгә хайван тиреләреннән өйләр кылды, ул өйләр күчеп йөрегән вакытыгызда һәм бер урында торганда да сезнең өчен җиңелдер, вә аларның йоннарыннан, ял койрык төкләреннән файдаланып үзегезгә кирәк нәрсәләрне ясыйсыз, һәм башка нәрсәләрдән әҗәлегез җиткәнче файдаланасыз. (80) Аллаһ, үзе халык кылган агач вә тауларны сезгә күләгә кылды, вә таулардан сезгә пәрдә була торган урыннар кылды, вә сезгә кызудан саклый торган күлмәкләр кылды, һәм дә сугышларда саклый торган сугыш күлмәкләрен кылды. Әнә шулай Аллаһ сезгә нигъмәтләрен тәмам кылыр, шаять шөкер итеп, Аллаһуга итагатьле мөселман булырсыз! (81) Әгәр Коръән хөкемнәрен кабул итеп мөселман булудан баш тартсалар, сиңа фәкать Аллаһ хөкемнәрен ирештерү генә ляземдыр. (82) Нигъмәтләрнең Аллаһудан икәнен белерләр, соңра инкяр итәрләр, аларның күбрәге кәферләрдер. (83) Кыямәт көнне һәр өммәтнең пәйгамбәрен вә башка шәһитләрне кубарырбыз, өммәтләре өстеннән шәһадәт бирерләр, соңра кәферләрнең һичберсенә сөйләргә рөхсәт бирелмәс һәм Аллаһуның ризалыгын кәсеб итәргә тәкълиф ителмәсләр, ягъни ул көндә Аллаһуның ризалыгын кәсеб итә алмаслар. (84) Залимнәр ґәзабны күргәндә алардан ґәзаб җиңеләйтелмәс һәм ґәзабка кермичә торырга аз гына да вакыт бирелмәс. (85) Мөшрикләр Аллаһуга тиңдәш кылган нәрсәләрен күргәч әйтер: "Ий Раббыбыз ошбулар синнән башка гыйбадәт вә сиңа тиң кылган нәрсәләребездер", – дип, сынымнары әйтерләр: "Безне Аллаһуга тиң кылуыгыз ялган эшегез иде". (86) Вә ул көндә барчасы Аллаһуга баш иярләр, ләкин эш узган булыр, вә алардан Аллаһуга тиң кылган сынымнары качарлар. (87)