Аллаһудан бизеп сынымнарга гыйбадәт кылалар ки, ул сынымнары аларга күктән дә һәм җирдән дә бернинди ризык бирмәгән, бирергә көче дә җитмәгән яраксыз нәрсәләрдер. (73) Аллаһуга һичнәрсәне мисал кылмагыз! Чөнки Ул һичнәрсәгә охшамыйдыр, Аллаһ, әлбәттә, һәрнәрсәне беләдер, әмма сез күп нәрсәне белмисез. (74) Аллаһ мисал китерә: үзен дә тәэмин итә алмый, башка кешегә дә һичнәрсә бирә алмый загыйфь бер кол, дәхи Без берәүгә мал вә яхшы ризык бирдек, ул шул малдан күрсәтеп вә күрсәтмичә мохтаҗларга бирер, бу ике кеше бер тигез булырлармы? Хакыйкый мактау Аллаһуга хасдыр, бәлки күп кешеләр белмиләр. (75) Янә Аллаһ, ике ирне мисал кыладыр: берсе телсез һичнәрсә аңламый, бер эш тә эшли алмый, кайда гына барса да бер файда китерә алмый, фәкать хуҗасына йөк булып тора иде, шул телсез загыйфь кеше туры юлны табып изге гамәлләр кылган, файдалы эшләрне эшләгән һәм башкаларны да гаделлеккә изге гамәлләргә өндәгән көчле кеше кеби булырмы? Әлбәттә, тигез булмаслар. (76) Күкләрдәге вә җирдәге яшерен нәрсәләрне белмәк Аллаһуга хастыр, вә кыямәтнең булуы күз кыскан хәтле тиз булыр, яки күз кысканнан да тизрәк булыр, шиксез Аллаһ һәрнәрсәгә кадирдер. (77) Аллаһ, сезне аналарыгызның карыныннан чыгарды ул вакытта һичнәрсә белми идегез, сезгә колак, күз вә күңел бирде шулар белән белә башладыгыз, шуларны уйласагыз, шаять шөкер итәрсез! (78) Әйә ул гафил кешеләр һавадагы кошларга карап гыйбрәт алмыйлармы? Ул кошлар күктә һава эчендә Аллаһ әмере белән очалар, аларны һавада күтәрүче юк, мәгәр аларны Аллаһ күтәрә. Аллаһуның бу эшендә дә гыйбрәтләр бар иман китергән кешеләр өчен. (79)