Аллаһ күктән яңгыр яудырып үлгән җирне тергезде. Сүзне ишетеп фәһемли белүчеләргә Аллаһуның бу эшендә Аның берлегенә дәлил бар. (65) Вә сезгә хайваннарда да гыйбрәтләр бардыр: кан белән тизәк арасыннан чыккан сөтне сезгә эчерәбез, ул сөт эчүчегә ләззәтледер. Ягъни сыерның ашаган, эчкән нәрсәсе канга, иткә, сөткә, тизәккә вә сидеккә бүленә. Шуны кем эшли ала? Шул эш гакыллы кешегә гыйбрәт түгелме? (66) Вә Без үстергән хөрмә, йөзем җимешләреннән эчемлекләр вә башка яхшы ашамлыклар ясыйсыз. Гакыллы кешеләр өчен бу нәрсәләрдә дә гамәлләр бар. (67) Раббың бал кортларына вәхий кылды: "Ий бал кортлары тауларда, агачларда вә кешеләр тора торган җайларда үзегезгә оя ясагыз! (68) Соңра һәр җимеш чәчәкләреннән бал ашагыз һәм җыегыз вә итагать итеп, мин әмер кылган юлга керегез!"дип. Бал кортлары кешеләр өчен эчләреннән төрле төстәге балларны чыгарып бирәләр, ул балларда ашар өчен тәме дә Һәм кешеләр өчен шифасы да бар. Фикерли белгән кешеләр өчен бал кортларының эшендә зур гыйбрәт вә дөреслек бардыр. Ягъни, бал кортларына һичкем дәрес бирә алмас, ләкин кешеләр бал кортларыннан дәрес алалар. (69) Ий кешеләр, сезне Аллаһ халык кылды, соңра Ул барчагызны үтерәдер, вә сездән бәгъзеләрегез күп яшәп картлык зәгыйфьлегенә кайтарылыр, хәтта әүвәлдә белгәннәрен онытып белмәсен өчен! Әлбәттә, Аллаһ һәрнәрсәне белә һәм һәрнигә кадир. (70) Аллаһ, кайберләрегезне ризыкта артык кылды, ягъни дөньядагы кешеләрнең кайберләрен бай вә кайберләрен ярлы кылды. "Шул тигезсезлекне Аллаһ тигезләмәгәч, кем тигезли ала? Бу эш гыйбрәт түгелме?" Аллаһ биргән байлыкны кешеләр һәммәсе бертигез файдаланырга бурычлы булсалар да, байлар байлыкларын кул асларында булган ярлы кешеләргә бирергә теләмиләр, яки алар байлыкны Аллаһ биргәнлекне инкяр итеп, ул байлыкларны безгә сынымнар бирде диләрме? Яки үзебез булдырабыз диләрме? (71) Аллаһ, сезнең өчен үз җенесегездән хатыннар халык кылды, вә хатыннарыгыздан сезгә балалар вә балаларның балаларын яратты, вә сезне хәләл яхшы ризыклар белән ризыкландырды, әйә кире кешеләр ялганга ышанып Аллаһ нигъмәтләрен инкяр итәләрме? (72)