Мөшрикләр Коръән хөкемнәренә каршы барып әйттеләр: "Әгәр Аллаһ теләмәсә, без һәм аталарыбыз Аллаһудан башка һичнәрсәгә гыйбадәт кылмас идек һәм Аллаһудан башка һичнәрсәне хәрам кылмас идек, бу эшләребез Аллаһ теләве белән", – дип. Ґәҗәб Аллаһуга каршы барып эшләгән эш Аллаһ теләге буламы? Әүвәлге кәферләр дә шулай сөйләделәр, рәсүлләргә Аллаһ хөкемнәрен ирештерү генә лязем. (35) Өммәтләрнең һәрберсенә рәсүлләр күндердек, фәкать Аллаһуга гына гыйбадәт кылыгыз вә Аллаһудан башкага гыйбадәт итүдән сакланыгыз һәм бидеґәт гамәлләр белән динне пычратмагыз, дип. Ул өммәтләрнең итагать иткәннәрен Аллаһ һидәяткә салды вә итагать итмәгәннәренә адашуны беркетте. Инде җир өстендә йөрегез вә күрегез – ялганчыларның ахыры ничек булган? (36) Син имансызларны иманлы итү өчен нихәтле генә тырышсаң да, Аллаһ туры юлга салмас, Аңа карышып адашкан кешеләрне, вә аларга ярдәмче дә булмас. (37) Ныклап Аллаһ исеме илә ант итәләр, үлгән кешеләрне Аллаһ яңадан тергезми дип. Бәлки тергезмәк Аллаһуның хак вәгъдәседер, әлбәттә, тергезер, ләкин күп кешеләр Аллаһуның вәгъдәсенең хаклыгын белмиләр. (38) Булачагын да ихтилаф кылышкан кыямәт көнен күрсәтмәк өчен Аллаһ барча кешеләрне тергезер һәм кәферләрне дә үзләренең ялганчы икәнлекләрен белсеннәр өчен тергезер. (39) Без бер нәрсәнең булуын теләсәк, ул нәрсәнең бар булуы өчен "бар бул!" – дип әйтүебез җитә, һич кичекмичә бар булыр. (40) Залимнәрдән золым күргәннән соң, хак мөэминнәр иркен урынга күчеп киттеләр, Без аларга дөньяда ук яхшы тормыш бирербез, янә аларга ахирәттә биреләчәк нигъмәт дәхидә олугърак, әгәр шуны кешеләр белсәләр. (41) Ул күчеп китүче мөэминнәр кәферләрнең җәберләүләренә һәм башка авырлыкларга сабыр итәләр, чыдыйлар вә һәрвакыт Раббыларына тәвәккәл кылалар. (42)