Соңра ахирәттә аларны төрле ґәзаб белән рисвай кылыр һәм Аллаһ аларга әйтер: "Миңа тиңдәш кылган нәрсәләрегез кайда? Үзегез ясаган сынымнар хакында Минем мөэмин бәндәләремә катылык күрсәтә идегез, ягъни сынымнарыгызны яклап мөселманнарга дошман була идегез". Белем бирелгәннәр әйтер: "Бүген ґәзаб вә рисвайлык кәферләргә". (27) Коръән белән гамәл кылмыйча үзләренә золым кылган имансызларның җанын алган вакытта алар ґәзаб фәрештәләренә әйтерләр: "Хәзер ышандык, ислам динен кабул иттек, без начар эш кылганыбыз юк", – дип. Ґәзаб фәрештәләре әйтерләр: "Бәли явызлыкны кылдыгыз, Аллаһуга вә расүлгә итагать итмәдегез һәм Коръән белән гамәл кылмадыгыз, бөтен эшегез Аллаһуга каршы булды, Аллаһ, әлбәттә, сезнең кылган явыз эшләрегезне белә". (28) Иңде керегез җәһәннәм ишекләреннән, анда мәңге калырсыз. Дөньяда вакытта Коръән белән гамәл кылырга тәкәбберләнгән кешеләрнең урыны нинди яман урын. (29) Әмма Аллаһуга тәкъвалык кылучы мөэминнәргә әйтелсә: "Раббыгыз, Мухәммәд г-мгә нәрсә иңдерде", – дип. Әйтерләр: "Раббыбыз хак булган яхшы аятьләрне иңдерде", – дип. Аллаһ әйтә: "Коръән белән дөрес гамәл кылган хак мөэминнәргә дөньяда ук яхшы тормыш булыр, ахирәт -йорты, әлбәттә, дөнья йортыннан яхшыдыр, вә тәкъва мөэминнәрнең урыны нинди яхшы урындыр". (30) Ул урын ґәден җәннәтләре ки, аңда керерләр, агачлары астыннан елгалар агар һәм аларга анда ни теләсәләр шул булыр. Тәкъва мөэминнәргә Аллаһ җәннәтләрне шулай бүләк итеп бирер. (31) Мөшриклектән вә монафикълыктан пакь булган мөэминнәрнең фәрештәләр җанын алганда әйтерләр: "Сезгә Аллаһуның сәламе булсын, Аллаһуга итагать итеп изге гамәлләр кылганыгыз өчен җәннәткә керегез! (32) Коръән белән гамәл кылмаучы динсезләр көтмиләр Аллаһудан бер файданы, мәгәр җаннарын алып китә торган фәрештәне көтәләр, яки Аллаһудан ґәзаб килүне көтәләр, хәзерге динсез залим Аллаһуга карышып яшәсәләр, әүвәлге залимнәрдә Аллаһуга карышып яшәделәр. Аллаһ аларгы золым итмәде, ләкин алар үзләре Аллаһ дөньясында яшәгән хәлләрендә Аллаһуга карышып үзләренә золым иттеләр. (33) Аларга явыз эшләренең җәзасы иреште вә Коръәнне һәм пәйгамбәрне кимсетүләренең дә җәзасы үзләренә рисвайлык вә ґәзаб булды. (34)