ә Ул тетрәмәсен өчен җир өстенә мәхкәм тауларны ыргытты вә сезгә елгалар бар кылды, җирдә һәм диндә юллар бар итте, шаять Аллаһ күрсәткән туры юлдан китәрсез! (15) Дәхи юлларны белергә галәмәтләр – маяклар бар иттек, вә кораблар белән диңгездә йөрегәндә барачак тарафларын йолдызларга карап табарлар. (16) Барча вөҗүдне халык кылучы Аллаһ һичнәрсәне төзергә (хәленнән килмәгән сынымнар белән тигез булырмы? Шуны да фәһемли алмыйсызмы? (17) Әгәр Аллаһ биргән нигъмәтләрне санап карасагыз, һич санап бетерә алмассыз. Шиксез, Аллаһ ярлыкаучы вә рәхимле. (18) Аллаһу тәгалә сезнең барча эшегезне әшкәрәләрен дә вә яшереннәрен дә белә. (19) Әмма мөшрикләрнең Аллаһудан башка гыйбадәт кыла торган нәрсәләре һичнәрсәне халык кыла алмый, бәлки ул сынымнар үзләре ясалган нәрсәләр. (20) Ул сынымнар һич терелми торган үлекләр, вә ул сынымнар кешеләрнең, ягъни үзләренә табынучыларның кайчан кубарылачакларын да белмиләр. (21) Сезнең Илаһәгезнең һич тиңдәше юк, бер генә Аллаһ, ахирәт көненә ышанмаган кешеләрнең күңелләре Аллаһуның берлеген инкяр итә, алар тәкәбберләнеп хактан качалар. (22) Шиксез, Аллаһ беләдер аларның күрсәтеп һәм яшереп эшләгән явыз эшләрен. Шиксез, Аллаһ зураеп тәкәбберлек кылучыларны яратмыйдыр. (23) Әгәр ул кәферләрдән соралса: "Раббыгыз Мухәммәдкә нәрсә иңдерде?" – дип, алар җавапта әйттеләр: "Әүвәлге өммәтләрнең әкиятен иңдерде", – дип. (24) Алар бу сүзләрне сөйлиләр кыямәт көнне авыр җәзасын күтәрер өчен, дәхи дәлилсез ялган сүзләр белән үзләренә ияртеп аздырган кешеләрнең дә гөнаһларының җәзасын күтәрерләр, әгаһ булсыннар, белеп торсыннар күтәрәчәк җәзалары нинди кабахәттер. (25) Әүвәлге кәферләр дә Аллаһуга каршы мәкерлек кылдылар, хәтта ләгънәт ителгән вә һәлак булган Намруд патша "Аллаһугызны атып төшерәм", дип, бөек манара ясаткан иде. Аллаһ төзегән манараларының нигезен суырып алды да, биналары өсләренә ишелеп төште, һич көтмәгәндә, алар сизмәгән җирдән өсләренә ґәзаб килде, ягъни төзегән биналары үзләрен һәлак итте. (26)