Аллаһу тәгалә әйтте: "Ий Иблис, сиңа ни булды сәҗдә кылучылардан булмаска?" (32) Иблис әйтте: "Иске, кибеп үзгәреп беткән балчыктан яратылган Адәмгә сәҗдә кылачагым юк, мин олугъмын. (33) Аллаһ әйтте: "Алай булса, син җәннәттән чык! Фәрештәләрдән булма, чөнки син ләгънәт кылынган вә рәхмәтемнән сөрелгәнсең! (34) Тәхкыйк сиңа кыямәт көненә чаклы ләгънәт булачак. (35) Иблис әйтте: "Йә Рабби, миңа мәхшәр көненә чаклы дөньяда яшәргә рөхсәт бир". (36) Аллаһу тәгалә әйтте: "Ий Иблис, сиңа мәхшәр көненә чаклы яшәргә рөхсәт бирелде. (37) Бер билгеле мәгълүм көнгә кадәр яшәрсең!" (38) Иблис әйтте: "Йә Рабби, Адәм сәбәпле мине аздырганың өчен кешеләргә җир йөзендәге хәрам нәрсәләрне зиннәтле вә яхшы итеп күрсәтәчәкмен һәм барчаларын аздырырмын. (39) Мәгәр ихлас, сиңа гыйбадәт кылучы колларыңа көчем җитмәс, аларны аздыра алмам". (40) Аллаһу тәгалә әйтте: "Бәндәләремнең миңа буйсынып, миңа гына гыйбадәт кылулары Минем туры юлымдыр. (41) Әлбәттә, итагать итүче ихлас колларым, алар зарарына йөрергә сиңа ирек юк, мәгәр берәү азып, сиңа иярсә, ул азган кешене үзеңә ияртә алырсың. (42) Ий Иблис, сиңа ияргәннәрнең (зарчасының вәгъдә ителгән урыннары җәһәннәмдер. (43) Ул җәһәннәмнең җиде ишеге бар, һәрбер ишегеннән кертү өчен бүленгән кешеләр булыр. (44) Тәхкыйк Аллаһ хөкемнәренә хыйлафлык кылудан һәм гөнаһлардан сакланучы тәкъва мөселманнар җәннәтләрдә тәмле елгалар буенда рәхәттә булырлар. (45) Фәрештәләр әйттеләр: "Һәр тарафтан имин, тыныч вә сәламәт булып ошбу җәннәтләргә керегез". (46) Аларның күңелләреннән көнчелек кенә, ачу вә кайгы кеби начар нәрсәләрне чыгарырбыз да бер-берсенә чын кардәш булып, хыялларга да килмәгән хуш диваннарга кара-каршы утырып, рәхәтләнеп сөйләшерләр. (47) Аларга җәннәттә бернинди мәшәкать булмас һәм алар җәннәттән мәңге чыгарылмаслар. (48) Минем хак мөэмин бәндәләремә хәбәр бир, тәхкыйк Мин үземә итагать итүче бәндәләремне ярлыкаучы вә аларга рәхмәт итүчемен. (49) Дәхи Минем ґәзабым Миңа итагать итмәгәннәргә бик каты ґәзабтыр. (50) Дәхи бәндәләремә Ибраһимнең кунакларыннан хәбәр бир!" (51)