Мөшрикләргә һәм бидеґәтче мөселманнарга һичкемгә, һичнәрсәгә иярмәгез, фәкать Аллаһ иңдергән Коръән хөкемнәренә иярегез, дип әйтелсә, алар әйтәләр: "Ата-бабаларыбызны нинди юлда тапсак, шул юлга иярәбез, алар кылган гамәлләрне кылабыз, алар юлыннан чыкмыйбыз", – диләр. Әйә, аларның ата-бабалары ислам диненең хаклыгыннан һич нәрсә белмәүче һәм туры юлны тапмаучы иделәр түгелме? "Әүвәлгеләр белмәгәнме әллә", – дип сукыр хәлендә сукырларга ияргән кеше, туры юлны һич тә тапмас! (170) Коръәнгә ышанмаучы яки аның хөкемнәрен тотмаучы кяферләрнең мисалы: бер кеше тарафыннан кычкырып чакырылган хайван кебиләр. Ул хайван тавышны ишетеп, чакыруны белсә дә, башка сүзнең мәгънәсен белми. Шул хайван кеби, кешеләр хак сүзне ишетүдән саңгыраулар, хак сүзне сөйләүдән телсезләр һәм гыйбрәтләрне күрүдән сукырлар, шуның өчен Коръәнне һич аңламаслар. (171) Ий мөэминнәр! Без сезгә биргән пакь, хәләл ризыклардан гына ашагыз һәм Аллаһуга шөкер итегез, әгәр Аңа гына гыйбадәт кылучы булсагыз! (172) Әлбәттә, Аллаһ сезгә үлгән хайван итен, бугаз канын, дуңгыз итен һәм Аллаһудан башка затның исеме белән бугазланган хайван итен хәрам кылды. (Мәсәлән: бер кабер иясенә атап бугазланган хайван ите хәрамдыр). Берегез һич ашарга тапмаса, ачка үлү ихтималы булганда, җан саклау өчен золым итүдән башка һәм җан саклаудан артыгын ашап, чиктән үтеп китүдән башка ашаса, гөнаһ юктыр. Мондый хәлләрдә Мин ярлыкаучымын, рәхимлемен. (173) Шиксез, залим галимнәр Аллаһу иңдергән Коръән хөкемнәрен надан мөселманнардан яшерәләр һәм Аллаһ хөкемнәрен бетәчәк дөньяның аз малына саталар. Ягъни, бидеґәт гамәлләр белән мөселманнарны алдыйлар һәм ашларын ашап, акчаларын алалар. Әнә шул аш ашар, акча алыр өчен Коръән хөкемнәрен яшерүче, үзгәртүче залимнәр ахирәттә һич файдалы ризык ашамаслар, мәгәр карыннарына ут ашарлар, ул көндә Аллаһ алар белән сөйләшмәс һәм аларны гөнаһларыннан пакьламас һәм аларга рәнҗешүче каты ґәзаб булыр. (174) Алар мөселман булып Аллаһ хөкемнәрен белгәннән соң, үзләре дә гамәл кылмыйча, башкаларга да ирек бирмичә, һидәятне биреп, адашуны, Аллаһуның ярлыкавын биреп, газабын алдылар. Аларны нәрсә мәҗбүр итте ут газабына чыдарга? Ягъни, дөньяда вакытта Коръән белән гамәл кылырга чыдамыйлар, ахирәттә ут ґәзабына ничек чыдарлар? (175) Бу кешеләргә ут ґәзабы тиешле булды, Аллаһу тәгалә җәһәннәм газабыннан котылырга һәм җәннәткә керергә юл күрсәтеп, хаклык белән Коръән иңдергәннән соң Коръән белән гамәл кыйлмаганнары һәм Коръән күрсәткән юлдан бармаганнары өчендер. Коръән хөкемнәренә хыйлафлык кыйлучылар шиксез һидәяттән мәхрүм булып, туры юлдан бик ерак, бик тирән адашмактадыр. (176)