Аларга рәсүлләре әйтте: "Дөрес без сезнең кеби кешеләрбез, ләкин Аллаһу тәгалә бәндәләре арасыннан үзе теләгәненә ислам динен, ягъни пәйгамбәрлекне ингам кыла, безгә һич дөрес булмый, сезгә могҗиза күрсәтергә, мәгәр Аллаһ теләге белән генә күрсәтәбез, шулай булгач, мөэминләр Аллаһуга гына тәвәккәл кылсынлар! (11) Безгә Аллаһуга гына тәвәккәл итмичә һич ярамый, тәхкыйк Ул безне туры юлга күндерде, вә безгә кылган җәбер-золымларыгызга без, әлбәттә, сабыр кылабыз, тәвәккәл итүчеләр фәкать Аллаһуга гына тәвәккәл итсенләр! (12) Кәферләре рәсүлләренә әйттеләр: "Әлбәттә, без сезне җиребездән куып чыгарырбыз яки безнең динебезгә кайтырсыз. Ул рәсүлләргә Раббылары вәхий кылды, әлбәттә, Без ул залим кәферләрне һәлак итәрбез. (13) Алардан соң, әлбәттә, сезне алар җиренә урынлаштырачакбыз, Минем бу вәгъдәм җавап бирү өчен кыямәт көнендә. Минем алдымда басып торудан вә һәм Минем ґәзаб белән кылган вәгъдәмдән курыккан кешеләргә. (14) Пәйгамбәрләр кәферләргә ачуландылар һәм үзләренә Аллаһудан ярдәм сорадылар, шулай ук кәферләр дә, ґәзабны күргәч, котылмак өчен Аллаһудан ярдәм сорап маташтылар, Аллаһуга вә пәйгамбәргә итагать итмәгән һәр залим һәлак булды. (15) Ул залимләрнең артында җәһәннәм ґәзабы да бар, вә алар җәһәннәм кешеләренең тәненнән аккан сары су белән сугарылырлар. (16) Ул суны йотарга бик тырышыр, ләкин бугазыннан үткәрергә кадир булмас, һәм аңа һәр әгъзасын үтерерлек каты сызлаулар килер, ләкин һаман да үлмәс, бу ґәзаблардан соң янә каты ґәзаб булыр. (17) Аллаһуга кәфер булган кешеләрнең мисалы: аларның гамәлләре бик каты искән җилле көндә көл очкан кеби очып бетәчәк, кәсеп иткән эшләре белән файда китерергә һич кадир булмаслар, аларның бидеґәтләрдән төзелгән батыл динне тотулары хаклыктан ерак адашудыр. (18)