Кәферләр әйтерләр син расүл түгел дип, син аларга әйт: "Сезнең белән минем арада шаһит булырга Аллаһ үзе җитәдер һәм Аллаһ китабыннан хәбәре булган мөэминнәр дә минем рәсүллегемә шаһит булырлар". (43)

 

Ibrahim

بسم الله الرحمن الرحيم

Әлиф ләм ра. Ошбу китапны сиңа иңдердек кешеләрне батыл ялган дин караңгылыгыннан чыгарып, хак дин яктылыгына кертмәклегең өчен Раббыларының теләге белән галиб вә мактаулы булган Аллаһ юлына. (1) Җир вә күкләр мөлке Аның кулында булучы Аллаһу тәгаләдер. Кәферләргә каты ґәзаб белән ни зур һәлакәтлек. (2) Ул кәферләр ахирәтне ташлап дөньяны гына яратып кәсеп итәләр вә кешеләрне Аллаһ юлыннан тыялар һәм ислам диненең зәгыйфьләнүен яки алар ягына үзгәрүен телиләр, алар хактан бик ерак адашканлар. (3) Пәйгамбәрләрне һәр заманада үз каумләреннән җибәрдек шәригать хөкемләрене үз телләрендә бәян итсеннәр өчен. Аллаһ үзе теләгән кешене һидәяткә салыр вә үзе теләгән кешене хак юлдан адаштырыр, Ул – Аллаһ көчле вә хөкемче. (4) Тәхкыйк Без Мусаны дәлилләр вә могҗизалар белән пәйгамбәр итеп җибәрдек, каумеңне батыл дин караңгылыгыннан чыгарып хак дин яктылыгына керт, дип, вә үткән каумләрнең гыйбрәтле хәлләрен сөйлә, дип, бәла-казага сабыр итеп нигъмәтләргә шөкер итүчеләргә сөйләнгән пәйгамбәрләр хәлендә гыйбрәтләр бар. (5)