Әйә берәү белсә Раббыңнан иңдерелгән Коръәннең хак кәйлеген һәм аның хөкемләрен, бу кеше һичнәрсә күрмәүче сукыр белән бертигез булырмы? Коръәннең мәгънәсен аңлап вәгазьләнер фәкать саф гакыллы кешеләр генә. (19) Ул гакыллы кешеләр Аллаһуга биргән ґәһедләрен саклап Коръән белән гамәл кылырлар вә ґәһедләрен һич бозмаслар. (20) Вә ул гакыллы кешеләр Аллаһ шәфкать, мәрхәмәт кылырга кушкан кешеләргә шәфкать мәрхәмәт кылалар, дәхи алар Раббыларыннан куркып яхшы эшләр кылырлар, кыямәт көненең каты хисабыннан куркып явыз эшләрдән сакланырлар. (21) Янә ул гакыллы кешеләр Раббиларының ризалыгын өстәп дин юлындагы мәшәкатьләргә сабыр итәрләр, вә намазларын вакытында үтәрләр вә Без биргән малдан ислам файдасына яшереп тә, күрсәтеп тә бирерләр, вә бер кешедән явызлык күрсәләр, аңа каршы изгелек итәрләр, әнә шулай кешеләргә җәннәтләр булыр. (22) Алар Ґәден исемле җәннәтләргә керерләр, дәхи аларның аталарыннан, балаларыннан, хатынларыннан Коръән белән гамәл кылып изгелек иткәнләре дә Ґәден җәннәтләренә керерләр, вә алар янына һәр ишектән фәрештәләр керерләр. (23) Әйтерләр: "Сезгә сәлам булсын! Тыныч, имин булыгыз! Дөньяда бөтен авырлыкларны күтәреп, хак динне тотканыгыз өчен!" Вә бу җәннәтләр сезгә ни хуш нигъмәт. (24) Аллаһуга итагать итәргә ґәһед биргәннән соң ґәһедләрен бозучылар, алар Аллаһ киселмәгез, дип, әмер иткәннән соң хак мөселманлардан киселерләр һәм җир өстендә төрле бозыклыклар кылалар, аларга Аллаһуның ләгънәте вә аларга бик яман йорт – җәһәннәм. (25) Аллаһ теләгән кешесенә ризыкны киң кылыр вә теләгән кешесенә ризыкны тар кылыр, әмма кәферләр дөнья байлыгы белән шатланырлар. Бит ахирәт алдында дөнья байлыгы алдый торган бик аз гына нәрсә. (26) Кәферләр әйтәләр: "Кәшки Мухәммәдкә Коръәннән башка аның пәйгамбәрлеген куәтләүче бер галәмәт иңдерелсә, иман китерер идек", – дип. Син аларга әйт: Аллаһ үзе теләгән кешеләрне, ягъни кире кешеләрне хак юлдан адаштырыр һәм үзенә итагатьле инсафлы кешеләрне туры юлга күндерер. (27) Ул туры юлга күндерелгән кешеләр Аллаһуга һәм Коръәнгә ышанырлар да, Аллаһ зекере вә Коръән вәгазе белән күңелләре карар табар, рәхәтләнер, әгаһ булыгыз! Әлбәттә, Аллаһ зекере вә Коръән вәгазе белән генә күңелләр карар табарлар. (28)