Аллаһу тәгаләнең дәгъвәте хак, ягъни Аның файдалы дигәне хак файдалыдыр вә Аның зарарлы дигәне хак зарарлыдыр. Аллаһудан башка сынымларга табынучыларның, һичбер сорауларына җавап бирә алмыйлар, сынымлардан ярдәм көтүчеләрнең мисалы: авызыма су килеп керсен, дип, суга таба кулын сузып торган кеше кеби ки, күпме генә суга карап кул сузып торсалар да, су авызларына килеп керәчәге юк. Ул ахмаклар җансыз сынымларга кул сузып, алардан нәрсәдер көтәләр. Кәферләрнең догалары адашудан башка нәрсә түгел. (14) Җирдә вә күкләрдә булган барча мәхлуклар кайберләре ихтыярын вә кайберләре ихтыярсыз Аллаһуга сәҗдә кылырлар вә иртәләрдә вә кичләрдә үзләре сәҗдә кылганда күләгәләре дә сәҗдә кылыр. (15) Әйт: җир вә күкләрнең тәрбиячесе кем? Әлбәттә, Аллаһ, диген! Әйт: әйә үзләренә дә файда яки зарар итә алмаган сынымларны ничек үзегезгә ярдәмче итә аласыз? Ул сынымларны утка салсак яна, суга салсак бата яки ага, алтын көмештән ясаган булса, караклар урлап китә. Ґәҗәбә! Кеше кулындагы шул чуп Илаһә була аламы? Бу эш фәкать диваналык вә сукырлык. Инде әйт: Гыйбрәтләрне вә хакыйкатьне күрүче кеше белән һичнәрсә күрмәүче кеше бертигез булырмы? Яки караңгылык белән яктылык бертигез булырмы? Ягъни күрүче – хак мөэминдер, Күрмәүче – имансыздыр вә караңгылык – динсезлектер, яктылык – хак диндер. Яки аларның Аллаһ халык кылган нәрсәләргә охшатып халык кылучы сынымлары бармы? Әгәр булса, әлбәттә, Аллаһ халык кылган нәрсәләрне сынымлар, халык кылган нәрсәдән аера алмаслар иде. Бит Аллаһудан башка халык кылучы зат һич юк. Шулай булгач, алар мәхлукне ничек Аллаһуга тиң кыла алалар? Әйт: һәрнәрсәне халык кылучы фәкать Аллаһудыр вә Ул – Аллаһ бер генә вә көчледер. (16) Ул – Аллаһ күктән яңгыр иңдерде дә һәр елга үзенең микдаренчә агар булды, кечкенә булса да, зур булса да елгадагы ташу суы өстенә чыккан күбекне күтәреп агар, дәхи зиннәт өчен вә яки башка кирәк нәрсә өчен утта эретелгән алтын вә көмеш кебек төрле нәрсәләрнең дә күбеге була. Әнә шулай хак белән батылга Аллаһ мисал китерә. Ягъни эретелгән нәрсәләрнең асылы һәм су Коръәннең мисалыдыр, әмма күбекләре батыл диннең мисалыдыр. Әмма күбекләр кибеп яраксызга чыгарлар вә эретелгән нәрсәләрнең асылы җирдә кешеләр файдасына калыр. Әнә шулай Аллаһ кешеләр өчен мисаллар китерә. (17) Аллаһу тәгаләнең Коръән белән гамәл кылырга чакыруын кабул итеп, аның белән гамәл кылган кешеләргә ахирәттә күркәм җәннәтләр булыр. Вә әмма Аллаһуның "Коръән белән гамәл кылыгыз" дигән әмерен кабул итмәгән һәм аның белән гамәл кылмаган кешеләр, әгәр бөтен җир байлыгы хәтле ике өлеш байлыклары булса, шул байлыкларын биреп, ахирәттә үзләрен Аллаһ ґәзабыннан коткара алмас иделәр, аларга ахирәттә бик каты, бик яман хөкем булыр, вә аларның урынлары җәһәннәм – ни кабәхәт урын. (18)