Ул ахмаклар яхшылыктан элек явызлыкны ашыктыралар, ягъни тәүбә истигъфарга ашыгыр урынына вәгъдә кылган ґәзабыңны тизрәк китер, дип, үзләренә ґәзабны ашыктыралар, тәхкыйк болар кеби кәферләргә Безнең ґәзабларыбыз булып үтте, гыйбрәтләнеп тәүбә итүләре кирәк иде, тәхкыйк синең Раббың золым вә гөнаһ бәрабәренә камил ярлыкаучы булдыгыннан тәүбә итеп, төзәтүчеләрне гафу ит, вә шуның белән бергә синең Раббың, әлбәттә, кәферләрдән каты ґәзаб белән үч алучы. (6) Коръәнгә ышанмаган кәферләр әйттеләр: "Коръәннән башка Мухәммәднең пәйгамбәрлеген дөресләүче Раббысыннан бер галәмәт иңдерелсә, иман китерер идек", – дип. Син фәкать аларны Аллаһ ґәзабы белән куркытучы гына. Каумларнең һәрберсе өчен туры юлга күндерүче пәйгамбәрләре булды. Пәйгамбәрләрдән соң ислам динен яхшы белүче галимләр бар. (7) Балага йөкле булган һәр хатынның йөкләгән йөген Аллаһ белә, дәхи хатынлар карыны балага кимчелек китерсә, яки камиллек бирсә – барчасын белә. Аллаһ хозурында һәрнәрсә үлчәү беләндер. (8) Ул – Аллаһ яшерен вә әшкарәне белүче вә Аңа гакыл фикерләр ирешмәктән бик югары һәм мәхлукка ошаудан бик тә пакь. (9) Сездән берәү кирәк – сүзен кычкырып сөйләсен, кирәк – яшерен сөйләсен, Аның өчен бертигездер, вә берәү кич караңгыда яшереп эш кылсын, кирәк – көндез күрсәтеп эш кылсын – Аллаһ һәммәсен бертигез белә. (10) Вә һәр кешенең алдыннан вә артыннан Аллаһ әмере белән язып баручы фәрештәләр бар, һәм алар кешеләрне сакларлар. Тәхкыйк Аллаһ бер каумгә биргән нигъмәтен үзгәртмәс, хәтта ул каум үз хәлен үзгәрткәнгә чаклы, ягъни Коръән белән гамәл кылып, аның шөкерен үтәгән каумнән Аллаһ һидәятне алмас һәм дөнья нигъмәтләренең шөкерен үтәгән каумнән дөнья нигъмәтләрен алмас, шулай ук үзләре тырышып вә көрәшеп Аллаһ юлына кермәгән каумне Аллаһ көчләп дингә кертмәс, аларга һидәят һәм җәннәт бирмәс. Вә әгәр бер каумгә зарар бирүне теләсә Аллаһ, ул зарарны китәрүче юк, вә аларга Аллаһудан башка ярдәм бирүче хуҗа булмас. (11) Ул – Аллаһ сезне куркытып һәм яңгыр өмет иттереп яшенне күрсәтер вә яңгыр суы белән авырайган болытларны бар кылыр. (12) Аллаһуга хәмед әйтү белән күк күкрәү тәсбих әйтер, дәхи фәрештәләр Аллаһудан куркып, тәсбих әйтерләр вә яшенне җибәрер, аны үзе теләгән кешегә тидерер, ул кәферләр Аллаһ хакында бәхәсләшкән вакытларында, вә Аның ґәзабы катыдыр. (13)