Иман китерүләре өчен син алардан дөнья малын сорамыйсың, ул Коръән барча галәм вәгазьдән башка нәрсә түгел. (104) Җирдә вә күкләрдә күпме галәмәтләр бар – Аллаһуның барлыгына һәм берлегенә шуларны күреп-үтеп йөриләр, ләкин гыйбрәтләнүдән баш тарталар, һич игътибарга алмыйлар. (105) Аларның күбрәге иман китермәсләр, мәгәр иман китерсәләр кемне, нәрсәне булса да Аллаһуга тиңдәш кылып мөшрик булырлар. (106) Әйә алар имин булырлармы Аллаһуның көйдергүче ґәзабы аларга килүдән, яки искәрмәстән кыямәт көне килүдән имин булырлармы? (107) Ий Мухәммәд г-м! Әйт: "Бу Коръән күрсәткән юл минем юлымдыр, мин шул юл белән күреп-белеп кешеләрне Аллаһуга чакырамын һәм миңа ияргән мөэминләргә шул юл белән барыл күреп-белеп кешеләрне Аллаһуга чакыралар, вә Аллаһу тәгаләне һәр кимчелектән пакь дип беләмен һәм мин мөшрикләрдән түгелмен." (108) Синнән элек җибәргән пәйгамбәрләребез дә үз шәһәрләреннән ирләрдер. Без аларга аятьләребезне вәхий кыладыр идек. Югыйсә, фәрештә түгел иделәр. Әйә алар җир өстендә сәяхәт кылып йөрмиләрме? Әгәр йөрсәләр, күрер иделәр әүвәлге кәферләрнең ахыры ничек булганын. Иман китереп Аллаһуга тәкъвалык кылган кешеләргә ахирәт йорты хәерледер, әйә шуны аңлый алмыйсызмы? (109) Хәтта ки әүвәлге пәйгамбәрләр, өммәтләренең иманга килүләреннән өметләрен өзсәләр вә кәферләрнең, болар пәйгамбәр түгелләр, ялганчылар дигәннәрен белсәләр, ул пәйгамбәрләргә Безнең ярдәмебез килер булды, теләгән кешеләребезне һәлакәттән коткарырбыз, вә кәферләргә Безнең ґәзабыбыз килсә, һич кире кайтарылмас. (110) Сөйләнгән ошбу Йусуф г-м кыйссасында, әлбәттә, гакыл ияләренә гыйбрәтләр бар. Коръән Аллаһ исеменнән сөйләнгән ялган сүз түгел, әлбәттә, Аллаһу тәгаләнең үзенең сүзе, үзеннән элек иңдерелгән китапларны дөресләп иңдерелгән хак китаптыр вә һәрнәрсәнең хөкемен бәян итеп иңдерелмештер вә иман китергән кешеләргә һидәят һәм рәхмәт булсын өчен иңдерелде. (111)