Йусуф әйтте: "Аллаһ сакласын урламаган кешене алып калудан, савытны кем йөгеннән таптык, фәкать шул кешене генә алып калабыз, әгәр башка кешене алып калсак залимләрдән булырбыз". (79) Биняминне алудан өметсез булгач, аулакта киңәш итәр өчен аерылып чыктылар. Олугълары әйтте: "Беләсезме, Биняминне сәләмәт кулына тапшырырга атагыз сездән Аллаһ исеме белән ґәһед алды, вә моннан элек Йусуф хакында чиктән тыш эш кылган идегез инде, ни күзебез белән вә ни битебез белән атабызга кайтып күренербез? Мысыр җиреннән бер адым атламыймын, ягъни кайтмыймын атамнан кайтырга рөхсәт булганга чаклы, яки Бинямин хакында Аллаһудан бер хәерле хөкем булганчы, Ул – Аллаһ хәкимләрнең хәерлесе". Шуннан соң Йусуф янына барып, гаять гайрәтләнде, Биняминне алырга бик каты тырышты, ләкин барып чыкмады. (80) Йусуф әйтте: "Атагыз янына кайтыгыз, аңа әйтегез: ий атабыз, угълың бер савыт урлады, без фәкать белгәнебез һәм күргәнебез белән шәһадәт бирәбез ки, Биняминнең йөгеннән бер алтын савыт чыкты, без гаепне белә алмыйбыз. (81) Безгә ышанмасаң без булган Мысыр шәһәре кешеләреннән сорагыл һәм безгә очраган вә хәлләребезне күргән кәрван кешеләреннән сорагыл! Без, әлбәттә, бу сүзләрне дөрес сөйлибез". (82) Аталары әйтте: "Юк, дөрес сөйләмисез, бәлки нәфесегез бер яман эшне яхшы итеп күрсәткәндер дә, ә сез ул эшне Бинямингә япкансыз, инде миңа күркәм сабырлык ляземдер. Аларның барчасын Аллаһ миңа китерер дип өмет итәмен. Шиксез, Аллаһу тәгалә аларның кайда икәнен белә һәм белеп хөкем йөртә". (83) Ягъкуб г-м ачуланып алардан китте вә әйтте: "Йусуфым өчен ни олугъ хәсрәт!" Вә каты хәсрәт белән Йусуф өчен елап, ике күзенә ак төшеп сукыраймыш иде, шулай булса да һичкемгә зарланмады сабыр итте. (84) Әйттеләр: "Ий атабыз, валлаһи син һаман Йусуфны сөйлисең, болай булсаң аның өчен сырхау булырсың яки һәлак булырсың!" (85) Аталары әйтте: "Тәхкыйк мин кайгымны вә сагышымны Аллаһуга шикаять кыламын, сезгә түгел, Аллаһ белдерүе белән мин сез белмәгән нәрсәләрне беләмен. (86)