Агаларының нәрсәләрен хәзерләгәч, ягъни ашлыкларын үлчәп дөяләргә йөкләгәч Йусуф, Биняминнең йөгенә бер алтын савытны яшереп куйдырды вә шул хәлдә юлга чыгып киттеләр, соңра Йусуфның хезмәтчеләреннән берсе артларыннан барып: "Ий кәрван кешеләре! Сез патшаның савытын урлагансыз", – дип кычкырды. (70) Йусуфның агалары кычкыручыга каршы килеп: "Нәрсә югалттыгыз", – сорадылар. (71) Әйттеләр: "Патшаның савытын югалттык, аны табып китергән кешегә бер дөя йөге ашлык бирелә вә ул ашлыкны тапшырырга мин өстемә аламын". (72) Әйттеләр: "Үзегез беләсез, валлаһи без Мысыр җиренә бозыклык кылырга килмәдек һәм без караклар да түгелбез". (73) Артларыннан килүчеләр әйттеләр: "Әгәр урламадык дигән сүзегез ялган булса, ягъни савыт сездән табылса, урлаучының җәзасы нәрсә булыр?" (74) Әйттеләр: "Аның җәзасы шул булыр ки, савыт кем йөгеннән табылса, шул кеше үзе патшага кол булыр. Залимнәргә без мөселманлар шундый җәза бирәбез. Йөкләрен тентү өчен барын да борып, Йусуф алдына алып килделәр. (75) Йусуф Биняминнән башка кардәшләренең йөкләреннән башлады тентүне, соңра савытны Бинямин йөгеннән табып алды. Шулай итеп, Бинямин, урлаган исемен күтәреп, Йусуф кулында калды. Кардәшен алып калыр өчен Без Йусуфка шулай хәйлә кылдырдык, Мысыр патшасының дине хөкеменчә Йусуф кардәшен алып калырга кадир түгел иде, чөнки аның динендә каракны кол итеп алып калырга ярамый иде. Әмма Ягькуб г-м шәригатеңдә каракны кол итеп алу хөкеме бар иде, шуның өчен Йусуф урлаучының җәзасын кардәшләреннән әйттерде. Ләкин Йусуф Аллаһ теләге белән хәйлә кылды, Үзебез теләгән кешене гыйлем вә хикмәт белән дәрәҗәләргә күтәрербез, һәр белем иясе кешедән өстен белемле кеше булыр. (76) Кардәшләре әйттеләр: "Бинямин урласа урлар, шул аларда ул гадәт бар, моннан элек аның кардәше Йусуф та урлаган иде. Йусуф аларның сүзләренә җавап бирмичә күңелендә саклады вә күңеленнән әйтте: "Сез Йусуфка караганда яманыраксыз, сезнең миңа ялган ялалар япканыгызны Аллаһу тәгалә белә". (77) Йусуфка әйттеләр: "Ий Ґәзиз, аның өйдә карт атасы бар, аның урынына безнең беребезне алып кал, аны җибәр! Тәхкыйк без сине изгелек кылучы дип беләбез". (78)