Әмма шулай да булса нәфесемне дөресләмим, чөнки нәфес явызлыкка өндидер, мәгәр нәфес өндәгән явыз эшләрдән котылыр Раббым рәхмәт кылган кешеләр генә. Әлбәттә, минем Раббым ярлыкаучы вә рәхмәтле. (53) Патша әйтте: "Китерегез миңа ул Йусуфны, үземә юлдаш итәргә аны төрмәдән чыгарырмын", патша Йусуф белән сөйләшкәч хакыйкать хәлне белгәч, әйтте: "Бүген син имин булганың хәлдә безнең янда торырсың". (54) Йусуф әйтте: "Мине игенчелек эшләренә хуҗа итеп куй, әлбәттә, мин игенләрне үстерә һәм саклый беләмен, яхшы саклармын". (55) Әнә шулай Йусуфка Мысыр җирендә иркенлек бирдек, ул җирдә кайда теләсә шунда урынлашыр. Рәхмәтебезне теләгән кешеләребезгә шулай бирәбез, изге гамәлләр кылучыларның әҗерен һич җуймабыз. (56) Иман китереп, бөтен эшләрдә Аллаһуга тәкъвалык кылган хак мөэминләргә ахирәт нигъмәтләре дөнья нигъмәтләреннән яхшырак. (57) Ачлык еллары башлангач, Йусуфның агалары Кәнган шәһәреннән Мысырга ашлык алырга килделәр, ашлык сорар өчен Йусуф янына керделәр, Йусуф аларны таныды, әмма агалары Йусуфны танымадылар. Йусуф алардан сорашты: сез ничә кардәш, сез кем балалары, иген сездә дә юкмы, атагыз ни хәлдә? Алар җавап бирделәр: без Ибраһим нәселеннән Ягькуб пәйгамбәр балаларыбыз, барчабыз унике идек, Йусуф исемле кардәшебезне бүре ашады, Бинямин исемле кече кардәшебез атабыз янында калды без моңда унау килдек. (58) Йусуф аларга сәфәр җиһазларын хәзерләп һәрберсенә бер дөя йөге ашлык биргәч әйтте: "Атагыз янында калган кече кардәшегезне миңа алып килерсез. Күрәсез бит, мин үлчәүне хыянәтсез гадел үлчимен һәм мосафирләрне кабул итүчеләрнең хәерлесемен. (59) Әгәр ул кардәшегезне алып килмәсәгез, миндә сезнең өчен ашлык булмас һәм миңа якын да килмәгез!" (60) Әйттеләр: "Ярый, атасыннан сорарбыз аны, әлбәттә, без ул эшне эшли алабыз вә эшләрбез". (61) Йусуф үзенең хезмәтчеләренә әйтте: "Боларның ашлык өчен биргән акчаларын үзләренә белдермичә йөкләренә яшереп куегыз, өйләренә кайткач ул акчаларны, шаять, табып һәм танып алырлар һәм шул акчалары белән, шаять, янә минем яныма ашлык алырга килерләр". Һәм хезмәтчеләр шулай эшләделәр. (62) Аталарына кайткач әйттеләр: "Ий атабыз, безгә хәзер Мысырдан ашлык сатып алу тыелды, ягъни ашлык хуҗасы: "Кече кардәшегез Биняминне алып килмәсәгез, сезгә ашлык бирмим", – диде, Биняминне безнең белән җибәр ашлык алып кайтырбыз һәм Биняминне сакларбыз". (63)