Патшаның дуслары әйттеләр: "Бу төш саташу гына, без андый саташу төшләрнең тәгъбирен белмибез". (44) Зинданнан чыккан хәмерче, аңардан патшага әйтергә үтенеп калган күп еллардан соң Йусуфның сүзен исенә төшереп, патшага әйтте: "Мине зинданга җибәрегез, аннан кайтып бу төшнең тәгъбирен сезгә сөйләрмен", җибәрделәр, Йусуф янына барды. (45) Ий дөрес сөйләүче Йусуф! Син безгә җиде симез сыер хакында җавап бир, ул симез сыерларны җиде арык сыерлар ашый, дәхи җиде яшел башак вә җиде кипкән башак хакында безгә җавап бир? Шаять мин Мысыр халкына кайтып җавабыңны сөйләрмен, шаять алар да кадереңне белеп зинданнан чыгарырлар. (46) Йусуф әйтте: "Җиде ел тоташтан иген чәчегез, җиде елда уңыш яхшы булыр, алган уңышны сукмыйча башагы вә саламы белән кибәндә сакларсыз, мәгәр үзегез ашар хәтле генә сугып алырсыз. (47) Моның соңында җиде ел ачлык еллары килер, уңышлы җиде елда җыйган игенләрегез җиде ачлык елларында ашалып бетәр, мәгәр орлык өчен саклаган аз гына игенләрегез калыр. (48) Соңра ачлык еллардан соң бер ел килер, ул елда яңгырлар явар кешеләргә игенләр вә җимешләр үсәр һәр җәһеттән иркен булыр, җимешләр сыгып, шәрәбләр ясарлар". (49) Патша әйтте: "Ул төш юраучы кешене зинданнан чыгарып миңа китерегез!" Чакыручы илче Йусуф янына килгәч, Йусуф илчегә әйтте: "Бар патшаңа кайтып әйт, мине күреп кулларын кискән хатынларның миңа карата фикерләрен белсен. Хатынларның хәйләсе вә минем хаксыз рәнҗетелгәнем ачыклансын өчен! Тәхкыйк минем Раббым аларның хәйләләрен белә. (50) Патша әйтте хатынларны җыеп: "Йусуф хакында фикерегез ничек, аның белән якынлык кылырга теләгән вакытыгызда ґәеп аңардамы яки сездәме? Хатынлар әйттеләр: "Аллаһ сакласын, без Йусуфта бер явызлык та күрмәдек, ул пакьтер. Ґәзиз хатыны Зөләйхә әйтте: "Менә хәзер хаклык өскә чыкты, Йусуфның миңа якынлык кылуын мин үзем өстәдем, әмма Йусуф хыянәт итмәде, аның сүзләре хак". (51) Ул хатынларның минем дөреслегем белән шәһадәт бирүләре – үзе юк чагында хатынына хыянәт итмәгәнлегемне Ґәзиз белсен өчендер һәм хыянәтчеләрнең хәйләсен Аллаһ юлга салмаганлыгын белсенләр өчен. (52)