Вә мин кердем ата-бабаларым Ягькуб, Исхак, Ибраһимләр диненә, Аллаһуга берәр мәхлукны тиңдәш итү безнең өчен һич тә дөрес вә лаек түгел. Ошбу хак диндә булуыбыз безгә вә башка кешеләргә Аллаһуның юмартлыгы вә рәхмәте, ләкин күп кешеләр бу зур нигъмәт дип белмиләр һәм Аллаһуга шөкер итмиләр. (38) Йусуф әлеге төш күрүче ике егетне башта вәгазьләргә теләде һәм аларга әйтте: "Ий зиндандагы ике иптәшем! Ясалма күп илаһәләргә гыйбадәт кылу хәерлеме? Яки һич тиңдәше булмаган бөтен мәхлукның хуҗасы вә кодрәт иясе бер генә Аллаһуга гыйбадәт кылу хәерлеме? Әлбәттә, бер генә Аллаһуга гыйбадәт итү хәерле. (39) Сез бер Аллаһуга гыйбадәт кылмыйсыз, мәгәр үзегез вә аталарыгыз илаһә дип исем биргән һичнәрсәгә ярамый вә файда бирми торган сынымларга гыйбадәт кыласыз, ул сынымларга гыйбадәт кылуның дөреслеге өчен Аллаһ һич дәлил иңдергәне юк, бу хакта хөкем итмәк фәкать Аллаһуга гына хастыр, башка затның хөкеме хөкем түгелдер, Ул – Аллаһ үзеннән башкага гыйбадәт кылмаска әмер кылды, бу ислам дине – хак дин, ләкин күп кешеләр белмиләр". (40) Ий зиндандагы ике иптәшем, инде күргән төшегезгә тәгъбир кылам: әмма берегез зинданнан чыгып әүвәлге урынында хәмер ясаучы булыр, әмма икенчегезне асарлар вә башын кошлар ашар. Егетләр: "Без төш күрмәдек, уйнап кына әйткән идек", – диделәр. Йусуф әйтте: "Сез сорадыгыз -мин җавап бирдем, әлбәттә, эш мин тәгъбир кылганча булыр". (41) Егетләрдән берсе котыла дип зан кылганына, ягъни хәмерчегә Йусуф әйтте: "Зинданнан чыккач, патшага минем хаксыз зинданда ятканымны сөйлә, мине чыгарсын". Йусуфны патшасына әйтергә шайтан егеткә оныттырды, янә Йусуф ничә еллар зинданда калды. (42) Бервакыт патша үзенең дусларына әйтте: "Мин төшемдә җиде симез сыер күрдем, аларны җиде арык сыерлар ашый, имеш, дәхи җиде кипкән башаклар вә җиде яшел башаклар күрдем. Ий җәмәгать, әгәр төш юрый белсәгез, минем төшемне юрагыз, тәгъбир итегез!" (43)