Вәзир хатыны Зөләйха үз өеңдә Йусуфтан ялынып вә ялварып нәфесе теләгәнне үтәвен таләп итте вә барча ишекләрне бикләде һәм ий Йусуф, кил минем яныма, мине мәхрүм итмә диде. Йусуф әйтте: "Бу эштән Аллаһуга сыгынамын, тәхкыйк тәрбиячем Ґәзиз миңа хөрмәт күрсәтте, торачак җиремне күркәм кылды, инде мин аңар ничек хыянәт итим! Бу эшне кылсам залимләрдән булырмын бит, әлбәттә, залимләр Аллаһ ґәзабыннан котыла алмаслар". (23) Тәхкыйк Йусуфны үзенә якынлык кылдырырга теләде Зөләйхә, вә Йусуф та Зөләйхәгә касд кылган булыр иде, әгәр Раббысының галәмәтләрен күрмәгән булса, ягъни шул вакытта Аллаһ аңа атасын күз алдына китерде, әнә шулай галәмәт күрсәттек Йусуфтан яман вә фәхеш эшне җибәрмәк өчен, чөнки ул Безнең ихлас колларыбыздан. (24) Икесе дә ишекләргә таба йөгерделәр. Йусуф Зөләйхәдән котылыр өчен йөгерде, Зөләйхә Йусуфны чыгармас өчен артыннан йөгерде, Йусуфның күлмәгенең артыннан тотып үзенә тартты, күлмәк ертылды. Йусуф ишекләргә килгәндә бикле ишекләр Аллаһ кодрәте белән ачыла бардылар. Шулай куышып ишек алдына чыксалар, Зөләйхәнең ире Ґәзизгә очрадылар. Зөләйхә үзенең иренә әйтте: синең хатыныңа яман касд кылган кешегә җәзасы нәрсә булыр? Әлбәттә, төрмәгә бикләү яки рәнҗеткүче ґәзаб булыр". (25) Йусуф әйтте: "Зөләйхә үзе теләде минем аңа якынлык кылуымны. Йусуфның сүзен дөресләп, Зөләйхәнең кардәшләреннән бер сабый шәһадәт бирде вә ул сабый әйтте: "Әгәр Йусуфның күлмәге ал яктан ертылган булса Зөләйхә сүзе дөрес булыр, Йусуф сүзе ялган булыр. (26) Әгәр Йусуфның күлмәге арт яктан ертылган булса, Зөләйхә сүзе ялган булып, Йусуф сүзе дөрес булыр". (27) Кайчан Зөләйхәнең ире Йусуфның күлмәгенең арттан ертылганын күргәч, Зөләйхәгә әйтте: "Бу эш синең хәйләң икән, әлбәттә, сез хатынларның хәйләсе олугъ". (28) Ґәзиз әйтте: "Ий Йусуф, бу эштән баш тарт, халыкка фаш итмә. Син Зөләйхә тәүбә ит, миннән гафу сора гөнаһың өчен! Тәхкыйк син хаталанучылардан булгансың". Бу эш Мысырга җәелде, хатынлар бик күп сөйләделәр. (29) Мысырда бер төрле хатынлар әйттеләр: "Газизнең хатыны үзенең колыннан якынлык кылуын үтенгән вә аңа мәхәббәте чиктән ашкан икән, без ул Зөләйхәне ачык азгынлыкта күрәбез, чөнки Ґәзизне ташлап, колны сөя башлаган". (30)