Атасы әйтте: "Ий угълым, син тешеңне агаларыңа сөйләмә! Әгәр аларга сөйләсәң, хөседләнеп сине һәлак итәр өчен хәйлә кылырлар, чөнки шайтан адәмләргә ачык дошман, агаларыңны хәйләгә котыртыр. (5) Раббың сиңа яхшы төш күрсәткән кеби, сине пәйгамбәрлеккә дә сайлыйдыр вә сиңа төш юрауны өйрәтәдер вә сиңа һәм Ягькубның башка балаларына да нигъмәтен тәмам итеп бирер, моннан элек бабаларың Исхак белән Ибраһимгә нигъмәтен тәмам итеп биргән кеби, әлбәттә, синең Раббың кемгә нәрсә бирергә икәнлекне белүче вә кирәгенчә эш кылучы". (6) Тәхкыйк сораучыларга Йусуф вә аның кардәшләренең, кыйссаларында, әлбәттә, гыйбрәтләр бар. (7) Йусуфның олугъ кардәшләре әйттеләр: "Әлбәттә, Йусуфны вә аның кардәше Биняминне атабыз бездән артыграк сөя, без кәсебче вә хезмәтчеләрбез, атабызны да без тәрбиялибез, Йусуфлардан бер файда күрмәсә дә, аларны бездән артык күрәдер. Тәхкыйк атабыз безнең хакта ачык ялгышадыр". (8) Агалары җыелып сөйләштеләр вә бәгъзеләре әйтте: "Йусуфны үтерегез, яки билгесез бер урынга илтеп ташлагыз, аннары атагызның йөзе сезгә генә калыр, башкача һич карамас, шуннан соң тәүбә итеп, яхшы кешеләрдән булырсыз". (9) Араларыннан берсе әйтте: "Йусуфны үтермәгез! Аны кое төбенә салыгыз! Бәгъзе мосафирлар аны табып алырлар вә ерак җиргә алып китәрләр, үзегез дә тынарсыз, әгәр шул эшне кылыр булсагыз, шуннан да яхшысы булмас". Бу киңәшкә бар да риза булып, Йусуфны сорарга аталары янына килделәр. (10) Әйттеләр: "Ий атабыз, Йусуф хакында ни өчен безгә ышанмыйсың? Без аңа фәкать яхшылык телибез. (11) Йусуфны иртәгә безнең белән сәхрәгә җибәр, төрле җимешләр ашап, уйнап йөрер, без аны, әлбәттә, сакларбыз аңа бер зарар да ирешмәс". (12) Аталары әйтте: "Йусуфны алып китүегез мине кайгы вә хәсрәткә төшерә, мин аңардан башка сабыр итә алмыйм, аннары аны бүре ашаудан да куркамын вә сез Йусуфтан гафил йөрерсез". (13) Әйттеләр: "Әгәр без шул хәтле күп була торып аны бүре ашаса, ул вакытта без, әлбәттә, хәсрәттә булырбыз, Йусуфны бүредән ашатмак безгә зур кимчелек булыр". (14)