Ий каумем, миңа карышмагыз, миңа карышуыгыз Нух кауменә, яки Һуд кауменә, яки Салих кауменә ирешкән ґәзаб кеби ґәзаб ирешүгә сәбәп булмасын! Бит Лут кауменең һәлакәте сездән ерак түгел, сакланыгыз! (89) Раббыгыздан ярлыкау өстәгез, соңра тәүбә итеп Аңа кайтыгыз! Тәхкыйк минем Раббым тәүбә итеп төзәлүчеләргә шәфкатьле вә аларны сөюче". (90) Кауме әйттеләр: "Ий Шөґәеб, син сөйләгән сүзләрнең күбрәген аңламыйбыз һәм арабызда сине бик зәгыйфь күрәбез, әгәр синең иман китергән иярченнәрең булмаса иде, без сине ташлар белән бәреп үтерер идек вә синең безгә көчең җитә торган түгел". (91) Шөґәеб әйтте: "Ий каумем, миңа ияргән мөэминнәр хәтере өчен Аллаһ әмерләрен артыгызга куясыз. Тәхкыйк минем Раббым сез кылган эшләрне белүче вә үзегезне чолгап алучы. (92) Ий каумем, сез урыныгызда үзегезнең бозык эшләрегезне кылыгыз! Әлбәттә, мин үз гамәлемне кылырмын вә кем ялганчы һәм кемгә рисвай кылучы ґәзаб килгәнене тиздән белерсез. Көтегез Аллаһ ґәзабын! Мин дә сезнең белән бер рәттән сезгә килә торган ґәзабны көтүчемен". (93) Ґәзаб килергә әмеребез булгач, Шоґәебне вә аңа ияргән мөэминнәрне үзебезнең рәхмәтебез белән ґәзабтан коткардык. Әмма залим кәферләргә Җәбраилнең тавышы иреште, өйләре эчендә ябышып каттылар. (94) Гүя алар йортларында һич тормадылар. Сәмуд кауменә Аллаһуның рәхмәтеннән ераклык булган кеби, Мәдйән халкына да Аллаһуның рәхмәтеннән ераклык булгучыдыр. (95) Тәхкыйк ачык дәлилләребез вә могҗизаларыбыз белән Мусаны пәйгамбәр итеп җибәрдек. (96) Фиргаунга вә аның олугъларына, алар Фиргаунга вә аның әмеренә ияргән иделәр, Фиргаунның эше хак вә яхшы түгел, бәлки һәммә эше батыл иде. (97)