Без китап биргән – яһүд һәм насара Мухәммәд г-мне үз балаларын таныган кебек таныйлар. Алардан бер фирка беләләр аның пәйгамбәр икәнлеген, ләкин хакны яшерәләр, Коръәнгә һәм пәйгамбәргә ышанмыйлар. (146) Хаклык Раббыңнан, ягъни Аллаһудан килгән вәхий һәммәсе хак, вәхийгә шикләнүчеләрдән булма! (147) Һәр милләтнең үз кыйбласы бар, һәрберсе үз кыйбласына юнәлер. Ләкин мөшрикләрнең кыйблалары батыл. Әммә мөселманнарның кыйбласы хак кыйбладыр. Сез мөселманнар яхшы эштә ярышыгыз һәм алга чыгыгыз! Кайда гына булсагыз да, Аллаһ барыгызны да хөкем итәр өчен бер урынга җыяр, әлбәттә, Аллаһуның һәрнәрсәгә көче җитәдер. (148) Сәфәргә кайсы урыннан чыксаң да, намаз укыганда йөзеңне кәгъбаттуллага юнәлдер! Бу эш Раббыңнан хак булган әмердер, Аллаһ сезнең эшләгән эшләрегездән гафил түгел. (149) Сәфәргә кайсы урыннан чыксаң да, намаз укыганда йөзеңне кәгъбаттуллага юнәлдер. Кайсы урыңда булсагыз да, йөзләрегезне Аллаһ йорты тарафына юнәлдерегез! Сезне шелтә кылырга яһүд вә насарага урын калмасын өчен. Мөселманнар мәсҗид Әкъсага юнәлгәндә яһүдләр әйттеләр: "Динебезне кабул итмәделәр, кыйблабызны кабул иттеләр", – дип. Насаралар әйтте: "Мөселманнар барча пәйгамбәрнең кыйбласы кәгьбаттулланы ташладылар", – дип. Кешеләрнең залимнәре кәгьбаттуллага юнәлмәсләр һәм сезнең белән тартышырлар, сезне төрлечә шелтә кылырлар. Алардан курыкмагыз, Миннән генә куркыгыз! кәгъбаттуллага юнәлергә сезгә әмер бирдем ниґмәтләремне сезгә тәмам итеп бирмәк өчен. Бәлки шөкер итеп, туры юлга күнелерсез! (150) Без сезнең арагызга үзегез кеби бер кешене расүл итеп җибәрдек. Ул расүл сезгә Безнең аятьләребезне укый, сезне мөшриклек нәҗесеннән пакьлый, Аллаһ китабын һәм хөкемнәрен өйрәтә һәм белмәгәнегезне сезгә белдерә. (Ий мөэминнәр! Бөтен дөнья кешеләрен адаштырган, аздырган талаштырган, сугыштырып, яшь, кан түктергән һәм хак динне бозып, нурын сүндергән кабахәт нәрсәне белү һәрбер гакыллы һәм иманлы кешегә фарыздыр. Бу кабахәт нәрсә – дөньяның гомере буена буыннан-буынга күчеп килгән бидәґәт гамәлләр. Шул бидәґәт гамәлләр тәэсире белән юк-бар нәрсәләргә табыну, мәҗүсилек килеп чыккан, һәм ислам динен бозып, яһүди һәм насара диннәре килеп чыккан. Ислам динендә булган кешеләр дә, төрле мәзһәбләргә, төрле фиркаләргә бүленгәннәр, шулай ук ишанмөридлек вә каберләргә сәҗдә эшләре, һәм багучылык, төрле хорафәт, ырым зәхмәтләре бөтен дөньяга җәелгән. Төрле усал кешеләр, дөнья дәрәҗәсенә ирешмәк вә дөнья малын ауламак өчен бидәґәт гамәлләрне кармак вә капкан итеп кулланмакталар. Ачык авыз гафилләр исә, шул усалларга малларын да, иманнарын да биреп, буш калалар. Бу һәлакәтлектән котылырга юл фәкать бер генә. Ул – Коръән юлыдыр. Коръән белән тәрбияләнмичә, аның хөкемнәрен үтәмичә һәм Коръән күрсәткән юлдан гына бармыйча, һичкем һәлакәтлектән котыла алмас!) (151) Ислам дине сезгә биргән нигъмәтләремнең иң зурысы, шөкер йөзеннән Мине зекер итегез! Коръән белән вәгазьләнегез, әмерләрен үтәгез, тыйганнарыннан тыелыгыз, шуны башкаларга да ирештерегез! Мине зекердән куймагыз, нигъмәтләремне онытмагыз, шулай булсагыз, Мин дә сезне дөнья һәм ахирәт рәхмәтемә алырмын. Нигъмәтләремә шөкер итүдән баш тартып, көферлек кылмагыз! (152) Ий мөэминнәр! Дөньяда һидәятле, ахирәттә җәннәтле булу өчен көрәшүегездә Аллаһудан ярдәм сорагыз – тормыш вә дин юлындагы төрле авырлыкларга сабыр итеп, чыдамлы булу белән һәм намазларыгызны вакытында үтәү белән. Шиксез, Аллаһ чыдамлы мөэминнәр белән бергә. (153)