Салих әйтте: "Уйлап карагыз, мин сезгә Раббым тарафыннан пәйгамбәрлегемә ачык дәлилләр белән килгән булсам вә Ул миңа рәхмәтен биргән булса, шуннан соң шикләнергә урын каламы? Инде мин үземә күп нигъмәт бирүче Раббыма гөнаһлы булсам, ягъни Ул әйткәнчә эш кылмыйча, сез әйткәнчә эш кылсам, ул вакытта мине Аның ґәзабыннан кем коткарыр? Әгәр сез әйткәнчә эш кылсам, әлбәттә, үземә һәлакәттән башка һичнәрсәне арттыра алмам!" (63) Янә әйтте: "Ий каумем, бу дөя минем пәйгамбәрлегемә дәлил булган дөядер. (Чөнки Салихтан кауме: "Әгәр хак пәйгамбәр булсаң, дога кылып ошбу таштан дөя чыгар", – диделәр. Салих г-м Аллаһудан сорады һәм, таш ярылып, дөя чыкты). Ул дөягә ихтыяр бирегез, Аллаһ җирендә ашасын вә аңа һичбер зарар тидермәгез, әгәр зарар тидерсәгез, үзегезгә бик тиз ґәзаб ирешер". (64) Ләкин Салихны тыңламадылар, дөяне үтерделәр, Салих әйтте: "Өч көн торып урыныгызда файдаланыгыз, соңра сезгә ґәзаб ирешер: бу вәгъдә ялган вәгъдә түгел". (65) Газабыбыз килгән көнне үз рәхмәтебез белән Салихны вә иман китереп, аңа ияргән мөэминнәрне коткардык. Тәхкыйк синең Раббың Аңа карышканнарны ґәзаб кылуда куәтле вә җиңүче. (66) Дөяне үтерүче залимнәрне бер каты тавыш тотты, шул тавыш белән барчалары урыннарында һәлак булдылар. (67) Гүя алар дөньяда аз гына да тормаган кеби булдылар. Әгаһ булыгыз, тәхкыйк Сәмуд халкы Раббыларына кәфер булдылар, әгаһ булыгыз, Аллаһ рәхмәтеннән Сәмуд халкына ерак булмаклыктыр. (68) Тәхкыйк Безнең илче фәрештәләребез бала белән сөенеч бирмәк өчен Ибраһим г-мгә килеп сәлам бирделәр. Ибраһим сезгә дә сәлам булсын, диде. Озакка сузмыйча, Ибраһим майда пешергән бозауны кунаклар алдына алып килде. (69) Кунаклар кулларын бозауга сузмагач, Ибраһим аларны яратмыйча, хәтта болар караклар, дип уйлады вә алардан шикләнеп куркуга төште. Фәрештәләр әйттеләр: "Син бездән курыкма, тәхкыйк без Лут кауменә һәлак итәр өчен җибәрелгән фәрештәләрбез". (70) Ибраһим г-мнең хатыны да шунда аяк өстендә иде, хатыны Ибраһимның куркуыннан көлде, сөенеч хәбәр бирдек, ул хатынга Исхак исемле бала тудырмагы белән вә Исхактан Ягъкуб исемле бала булыр, дип. (71)