Ий Һуд, без сиңа шуны әйтәбез: "Син безнең сынымнарыбызга сүз тидергәнсең дә, аларның бәгъзесеннән сиңа зарар ирешеп, дивана булгансың, шуңа күрә юк-бар сүзләрне сөйлисең". Һуд әйтте: "Тәхкыйк мин сезгә Аллаһуны шаһит кыламын, сез дә шаһит булыгыз, мин әлбәттә, сезнең Аллаһуга тиңдәш кылган нәрсәләрегездән бизүчемен. (54) Аллаһудан башкадан бизүчемен, миңа һичвакыт миһләт бирмичә, сынымнарыгыз белән бергә барчагыз миңа каршы мәкерлек белән теләгән эшегезне кылыгыз! (55) Тәхкыйк мине вә сезне тәрбия кылучы Аллаһуга тәвәккәл кылдым. Ул – Аллаһ җир өстендәге барча хайванга хуҗа, алар өстеннән ничек теләсә, шулай эш кылыр. Тәхкыйк минем Раббым туры юлга күндерүче. (56) Әгәр Аллаһуга иман китерүдән баш тартсагыз, Аллаһ хөкемнәрен сезгә ирештерү өчен җибәрелгән булсам, тәхкыйк мин сезгә аларны ирештердем. Әгәр иман китерүдән һаман баш тартсагыз, Аллаһ сезне юк итәр дә сезнең урынга яхшы каумне китерер, сез Аңа һичнәрсә белән дә зарар итә алмассыз. Тәхкыйк минем Раббым һәрнәрсәне үзе саклаучы". (57) Аларга ґәзаб вакыты җиткәч, рәхмәтебез белән Һудны вә иман китереп аңа ияргәннәрне ґәзабтан коткардык һәм аларны ахирәтнең каты ґәзабыннан коткардык. (58) Ошбу сөйләгәннәр Гад каумедер ки, Раббыларының аятьләрен инкяр иттеләр вә рәсүлләргә гөнаһлы булдылар һәм һәрбер азган тәкәбберләрнең вә хакка каршы кешеләрнең әмерләренә иярделәр. (59) Алар явыз эшләре өчен дөньяда һәм ахирәттә ләгънәткә лаек булдылар. Әгаһ булыгыз, дөреслектә Гад кауме үзләренең Раббыларына кәфер булдылар. Әгаһ булыгыз, Һуд кауме Гадкә Аллаһуның рәхмәтеннән ераклык булды. (60) Вә Сәмуд халкына кардәшләре Салихны пәйгамбәр итеп җибәрдек. Ул әйтте: "Ий каумем Аллаһуга гыйбадәт кылыгыз, Аңардан башка сезгә Илаһә юк, Ул сезне җирдән яратты вә җирдә торырга гомер бирде, Аңардан ярлыкау өстәгез, соңра тәүбә итеп, Аңа кайтыгыз! Тәхкыйк Раббымның рәхмәте дога кылучыларга, әлбәттә, якын". (61) Әйттеләр: "Ий Салих, син пәйгамбәрлек дәгъвәсен кылуыңнан элек арабызда бер өметле егет идең. Ә инде хәзер безне аталарыбыз гыйбадәт кылган сынымнарга гыйбадәт кылудан тыясыңмы? Тәхкыйк без син өндәгән дин вә Аллаһуның бер генә булуы хакында шиктәбез, аларның син әйткәнчә дөрес булуында шикләнәбез". (62)