Кешеләрнең надан ахмаклары әйтерләр: "Мөселманнарны нәрсә мәҗбүр итте кыйблаларын ташлап башка тарафка юнәлергә?" Чөнки Мухәммәд г-м Мәдинәгә күчкәч, сигез ай мәсҗид Әкъсага юнәлеп намаз укыдылар. Соңыннан Аллаһудан әмер булды, мәсҗид Хәрамга юнәлеп укырга. Бу хәлне мөшрикләр белгәч: "Мухәммәд кыйбласын ташлады, диненнән чыкты", – диделәр. Кояш чыгыш тарафы да, кояш батыш тарафы да Аллаһу тәгаләнекедер. Аллаһ, үзе теләгән бәндәсен туры юлга күндерер. (142) Ий Мухәммәд өммәте сезне хак кыйблага күндергәнебез кебек, сезне гадел, туры җәмәгать кылдык, бу эшегез белән бөтен дөнья кешеләренә шаһид булуыгыз өчен, һәм Мухәммәд г-мдә сезнең хаклыкта булуыгызга шаһит булсын өчен. Ий Мухәммәд г-м, авыштырмадык сине әүвәлге кыйблаң мәсҗид Әкъсадан мәсҗид Хәрамга, мәгәр авыштырдык белмәк өчен, шул вакытта кем пәйгамбәргә риза булып иярер, кем риза булмыйча диненнән чыгар. Шиксез, кыйбланы алыштыру авыр булды иманы загыйф кешеләргә, хәттә кайберләре диннән чыгып, кәфер булдылар. Кыйбла алышынгач, яһүдләр әйттеләр: "Мәсҗид Әкъсага юнәлеп укыган намазларыгыз юкка чыкты", – дип. Аллаһ әйтте: "Аллаһ сезнең иманыгызны һәм савабыгызны югалтыр булмады". Дөреслектә, Аллаһ кешеләргә рәхмәт кылучы, аларны кызганучы. (143) Әлбәттә, күрәбез, ий Мухәммәд г-м, йөзеңне күккә күтәреп торуыңны. (Мухәммәд г-м кыйбла үзгәрмәс борын ук, Ибраһим г-м төзегән кәгьбаттулланы кыйбла булуын тели иде. Шул хакта Җәбраилгә Аллаһ белән сөйләш дигән иде, Җәбраил сөйләшергә вәгъдә биреп китте. Шуннан соң күккә карап Җәбраилне көтәр булды). Әлбәттә, сине үзең теләгән кәгъбаттуллага юнәлдерербез. Менә хәзер йөзеңне юнәлдер мәсҗид Хәрам эчендәге Кәгъбаттуллага! Кайда гына булсагыз да йөзләрегезне Кәгъбаттуллага юнәлдерегез! Китап әһелләре яһүд һәм насара, әлбәттә, беләләр Кәгьбаттулланың Аллаһ тарафыннан кыйбла ителгәнлеген. Аллаһ аларның эшләгән эшләреннән гафил түгел. (144) Ий Мухәммәд г-м, китаби көферләргә кыйбла хакында Коръәннән бөтен дәлилләрне китерсәң дә, алар һаман да синең кыйблаңа иярмәсләр, син да аларның кыйбласына иярүче түгелсең. Һәм алар да бер-берсенең кыйблаларына иярүче түгелләр. Ий Мухәммәд г-м, сиңа һәрнәрсә турында ачык дәлилләр килгәннән соң көферләрнең, бидәгатьче мөшрикләрнең теләкләренә иярсәң, алар әйткәнчә эш кылсаң, яки аларның батыл гамәлләрен ислам диненә кертсәң, ул вакытта син залимнәрдән булырсың. (145)