Әгаһ булыгыз, әлбәттә, Аллаһ дусларына һич куркыныч юк һәм алар көенмәсләр. (62) Ул Аллаһуның дуслары хак ышану белән ышандылар һәм һәрвакыт Аллаһуга тәкъвалык кылдылар, ягъни фәхеш, хәрам эшләрдән һәм бидеґәт, хорафат гамәлләрдән һәрвакыт сакландылар вә фарыз, ваҗеб, сөннәт гамәлләрне Аллаһ ризасы өчен генә үтәделәр. (63) Аларга дөньяда һәм ахирәттә дә шатлыктыр. Аллаһ сүзләренә алышынмак юк, Ул ни әйтсә шул була, Аллаһуга дус булу – мәңгелек бәхеткә ирешү. (64) Кәферләрнең яман сүзләре сине хафа кылмасын, бит өстенлекнең барчасы Аллаһу тәгаләнеке, Ул – ишетүче вә белүче. (65) Әгаһ булыгыз, җирдәге вә күкләрдәге мәхлуклар Аллаһу тәгаләнеке, Аллаһуга тиңдәш итеп кешеләр ияргән сынымнар да Аллаһу тәгаләнеке. Аларның сынымнарга ияреп, алардан ярдәм сораулары дәлил белән түгел, фәкать сукыр хыялга иярү генә, янә алар хакны инкяр итеп ялганны ихтыяр итүчеләр. (66) Тынычланып ял итәр өчен караңгы төннәрне, вә яшәү өчен кирәк нәрсәләрне күреп кәсеп итәр өчен якты көннәрне яратучы Аллаһу тәгалә. Тәхкыйк бу әйтелгәннәрдә хакны ишетә белгән кешеләр өчен ачык дәлилләр вә могҗизалар бар. (67) Мөшрикләр: "Аллаһ бала тудырды", – диләр. Аллаһу тәгалә бала тудыру кимчелегеннән бик пакь вә Ул бай -һичнәрсәгә мохтаҗ түгел, җирдә вә күкләрдә булган нәрсәләр бар да аныкы. Аллаһ бала тудырды дияргә сезнең һич дәлилегез юк, әзегез белмәгән нәрсәне Аллаһуга ифтира кылып сөйлисезме? (68) Әйт: "Аллаһуга ялганны ифтира кылучы кешеләр Аллаһ ґәзабыннан котылачак түгелләр". (69) Дөньяда аз гына файдаланырлар да, соңра кайтачак җирләре – Безгә. Анда аларга каты ґәзабны татытырбыз кәфер булганнары өчен. (70)