Әгәр җир өстендәге бетен байлык залим кешеләрнеке булса иде, кыямәт көнне үзләрен ґәзабтан сатып алыр өчен барчасын бирер иделәр, ләкин ґәзабтан котыла алсалар вә ґәзабны күргән вакытларында хәсрәтләрен яшерерләр. Араларында гаделлек белән хөкем тәмам булыр, тиешлесеннән артык җәза биреп золым ителмәсләр. (54) Әгаһ булыгыз, җирдә вә күкләрдә булган нәрсәләр, әлбәттә, Аллаһ мөлке. Янә әгаһ булыгыз, Аллаһуның вәгъдәсе хак, ләкин кешеләрнең күбрәге аны белмиләр. (55) Ул – Аллаһ тергезә вә үтерә һәм кыямәт көнне барчагыз Аның хозурына кайтарылырсыз. (56) Ий кешеләр! Тәхкыйк тәрбиячегез булган Аллаһудан сезгә вәгазь булып Коръән килде, ул күңелдәге имансызлык, наданлык авыруларына шифа, күңелен аның белән шифалаган кешеләргә һидәят һәм мөэминнәргә рәхмәт. (57) Ий Мухәммәд г-м! Кешеләргә Аллаһуның юмартлыгы вә рәхмәте илә иңдерелгән Коръән белән сөйлә һәм Коръән белән гамәл кылырга өндә! Коръән иңдерелгән өчен һәм аның белән гамәл кылганнары өчен шатлансыннар. Коръән белән гамәл кылу алар җыйган малдан хәерлерәк. (58) Әйт: "Әйә күрдегезме Аллаһ сезнең өчен иңдергән ризыкларны, яки үз белдегегез илә кайберләрен хәләл, кайберләрен хәрам кылдыгыз". Янә әйт: "Шулай үз белдегегез белән хөкем итәргә Аллаһ сезгә рөхсәт бирдеме? Яки Аллаһуга ялганны ифтира кыласызмы? Әлбәттә, бу хөкемегез Аллаһуга ифтира. (59) Аллаһуга ялганны ифтира кылган кешеләрнең кыямәт көнендә башларына киләчәк эш хакында уйлары ничек икән? Тәхкыйк Аллаһу тәгалә кешеләр өчен, әлбәттә, юмартлык иясе, ләкин күбрәк кешеләр Аның нигъмәтләренә шөкер итмиләр, һаман азгынлыкталар. (60) Син бер эштә булсаң, яки Коръәннән бер сүрә укысаң, яки берәр гамәл кылсагыз, шул эшләрегезне башлаган вакытыгызда без хәзербез вә күреп торабыз. Дәхи Раббыңнан яшерен булмас җирдә вә күкләрдә тузан бөртеге хәтле нәрсә, ул нәрсә – кирәк тузан бөртегеннән зур булсын, кирәк -кечкенә булсын, барчасы өммүл-китапта язылмыш. (61)